ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

    Бүген 19 февраль көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Ярхамова Рәзилә Хәйрулла кызы үзенең  80  яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы,ветераннар советы рәисе Рәшит Касым  улы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның бәхетен күреп, шатланып яшәвен теләделәр.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    Бәрлебаш авылында Фәхриев Марат һәм Алия гаиләсендә кыз бала  туа. Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!
Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 13 февральдә кич белән, 14 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә буран, бозлавык, төнлә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр булачак.

   Бүген Морза Бәрлебаш авылында гомер итүче Гарифуллин Габдрахман Абдулла  улының вакытсыз вафат булуы сәбәпле, Ябалак авыл җирлеге коллективы мәрхүмнең, гаиләсенең, якыннарының олы кайгысын уртаклаша.  Габдрахман абыйның яткан гүрләре киң, якты, иман нурлы,  урыннары җәннәт түрләрендә булса иде....Амин.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" барлык авыл җирлеге буенча план эшләре белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.

19.02.2019 ел  10:00 16:00 сәгатькә кадэр

27.02.2019 ел  8:00 17:00 сәгатькә кадэр


11
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

      9 февраль көнне Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия чаңгы юллары-2019»массакүләм спорт ярышлары узды. Бу ярышлар бездә ел саен кышкы спорт төре бәйрәме буларак уздырыла. Ярышларда Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы, оешма, учреждение хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Спорт ярышларында төрле яшьтәге категорияләрдә җиңүчеләр:  Калаев Владислав ,Аскаров Ранис, Хикматуллина Диләрә, Аскарова Диләрә, Рәхмәтуллин Ислам булдылар. Аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар телик.


9
февраль, 2019 ел
шимбә

Бүген Кече Кайбыч башлангыч мәктәбендә «Россия чаңгы юллары-2019»массакүләм спорт ярышлары узды. Бу ярышлар бездә ел саен кышкы спорт төре бәйрәме буларак уздырыла.  Әлеге ярышларда Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы оешма, учреждение хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Зиннуров Фәрит Рәшит улы чаңгы ярышларында катнашып жиңү яулаган Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укучыларына бүләкләр тапшырды. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде.


2
февраль, 2019 ел
шимбә

     Бүген 2019 елның 2 февралендә Бәрлебаш китапханәсе методисты  Кротова Галина Николай кызы һәм  Морза Бәрлебаш авыл клубы методисты Лотфуллина Гөлнур Гарифҗан кызы үзләренең 55 яшьлек юбилеларын билгеләп үтәләр.Сезне шушы  матур юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез!  Сезгә иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәла­мәтлек, җан тынычлыгы, кү­ңел күтәренкелеге, сыйлы го­мер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннә­регез куанычлы, туасы таңнарыгыз өметле, гомерләрегез озын булсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә.


26
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Бүген 26 гыйнвар  көнне Бәрлебаш  авылында гомер итүче Аскаров Тукай  Галиәскәр улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы ,ветераннар советы рәисе Лидия Алексей кызы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләделәр.


23
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген 23 гыйнвар  көнне Кече Кайбыч  авылында гомер итүче Нәҗметдинов Рифгат Нәҗметдин улы  үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International