9 февраль көнне Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «Россия чаңгы юллары-2019»массакүләм спорт ярышлары узды. Бу ярышлар бездә ел саен кышкы спорт төре бәйрәме буларак уздырыла. Ярышларда Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы, оешма, учреждение хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Спорт ярышларында төрле яшьтәге категорияләрдә җиңүчеләр: Калаев Владислав ,Аскаров Ранис, Хикматуллина Диләрә, Аскарова Диләрә, Рәхмәтуллин Ислам булдылар. Аларга сәламәтлек һәм укуларында уңышлар телик.