Бүген Кече Кайбыч башлангыч мәктәбендә «Россия чаңгы юллары-2019»массакүләм спорт ярышлары узды. Бу ярышлар бездә ел саен кышкы спорт төре бәйрәме буларак уздырыла. Әлеге ярышларда Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы оешма, учреждение хезмәткәрләре һәм укучылар катнашты. Зиннуров Фәрит Рәшит улы чаңгы ярышларында катнашып жиңү яулаган Кече Кайбыч башлангыч мәктәбе укучыларына бүләкләр тапшырды. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм ныклы сәламәтлек теләде.