Бүген 2019 елның 2 февралендә Бәрлебаш китапханәсе методисты Кротова Галина Николай кызы һәм Морза Бәрлебаш авыл клубы методисты Лотфуллина Гөлнур Гарифҗан кызы үзләренең 55 яшьлек юбилеларын билгеләп үтәләр.Сезне шушы матур юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә иң матур теләкләр генә юллыйбыз, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, сыйлы гомер, чиксез бәхет-шатлыклар, имин тормыш, кайгы-борчуларсыз таңнар, килер көннәрегез куанычлы, туасы таңнарыгыз өметле, гомерләрегез озын булсын. Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның кадер-хөрмәтен күреп, мул тормышта, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын сезгә.