ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

Бүген 18 гыйнвар көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Мингәрәев Васыйл Мингәрәй   улы үзенең  80  яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар.  Аңа җан тынычлыгы, тəн сихəте, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.


12
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

       Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы сезне 2019 елның 17 гыйнварында 13 :00 сәгатьтә Кече Кайбыч мәдәният йортына чакырабыз анда Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр Улы гражданнарны кабул итәчәк.              

     14: 00 сәгатьтә Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызының отчет  җыелышы узачак,җыелышта Кайбыч муниципаль районы учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре дә катнашачак.

  


2
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Ибраhим Нурхәмзә  улы  !

Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!.


1
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Расим Исмагыйль улы  !

Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә  аяз күк йөзе ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.

Хөрмәтле Нурия Нургали кызы!

Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе


Бүген 25 декабрь көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Абдуллина Мөслимә Миннулла  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләделәр.


22
декабрь, 2018 ел
шимбә

Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Айдар hәм Ландыш Галиуллиннар гаиләсендә кыз бала доньяга килде.

     Кадерле Айдар hәм Ландыш! Сезне чын кунелебездән кыз балагыз туу белэн котлыйбыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсен.


12
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Мөселман кардәшләребез!

Без сезне 13 декабрь көнне 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортына Республикабызнын баш казые Җәлил хәзрәт вәгазъләрен тыңларга чакырабыз.

Кайбыч мөхтәсибәте.


5
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Ябалак авыл җирлегендә яшәүче авылдашларыбыз!!! Бәрлебаш авыл клубында яңа ел билетлары сатыла башлады. Билетлар алырга ашыгыгыз!!! 


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 6 декабрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

          Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча 8-800-100-26-27 бушлай кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм инвалид балаларны карау буенча түләүләр мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International