Бүген 18 гыйнвар көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Мингәрәев Васыйл Мингәрәй улы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар. Аңа җан тынычлыгы, тəн сихəте, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.