ЯҢАЛЫКЛАР


4
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 6 декабрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.

          Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча 8-800-100-26-27 бушлай кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм инвалид балаларны карау буенча түләүләр мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.


3
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

30 ноябрь, җомга көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында К.Тинчурин тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына  багышланган IV Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. "Монолог" номинациясендә Бәрлебаш мәктәбеннән 6-сыйныф укучысы  Аскаров Ранис катнашып Гран - при яулады. Молодец Ранис !!! Сиңа уңышлар телибез.


27
ноябрь, 2018 ел
сишәмбе

Хөрмәтле Фидания Гимранова!

Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез
белән котлыйбыз! Сезгә кояш нурларының
җылысын, сәламәтлекнең ныклысын,
гомернең озынын, шатлык-куанычларның
чиксезен телибез.


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген 17 ноябрь көнне Морза Бәрлебашы  авылында гомер итүче Гиламов Ринат Сәхәүтдин  улы үзенең  50  яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,   Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады.  Аңа җан тынычлыгы, тəн сихəте, бәрәкәтле, матур тормыш теләде.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Изгеләр»  зиратын   ремонтлау  эшләре бара. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит улы башкара.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары» I Халыкара әдәби укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә безнең авыл җирлегеннән Бәрлебаш  төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да катнашты. Алар , Муса Җәлилнең  русча,татарча шигырьләрен сөйләделәр. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, ә аннан соң Муса Җәлилгә багышланган презентация күрсәтелде.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген 12 ноябрь көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Рахматуллина Венера Хади  кызы үзенең  55  яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    котлады.  Аңа сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен, матур тормыш теләде.


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

11 ноябрь көнне 2018 ел  Бәрлебаш авыл халкы мөселман зиратын

чүп үләннәреннэн hәм  коры-сары агач ботакларыннан чистарттылар.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Әртәмби»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит улы башкарды.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Сафа»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит Улы башкарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International