30 ноябрь, җомга көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында К.Тинчурин тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышланган IV Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. "Монолог" номинациясендә Бәрлебаш мәктәбеннән 6-сыйныф укучысы Аскаров Ранис катнашып Гран - при яулады. Молодец Ранис !!! Сиңа уңышлар телибез.