Бүген 25 декабрь көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Абдуллина Мөслимә Миннулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

 

Бүген 25 декабрь көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Абдуллина Мөслимә Миннулла  кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International