ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2019 ел
шимбә

Бүген 9 март көнне төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяктан көчле җил, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук юлларның аерым участокларында көчле бозлавык саклана.


8
март, 2019 ел
җомга

    Бәрлебаш авылында яшәүче Фрат Сәет улы Гайнуллин 8 март көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы котлады, аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар һәм озын гомер теләделәр.

    Әлеге истәлекле көнне Евдокия Ивановнаны 95 яшьлек  юбилее белән Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул ветеранга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын, шулай ук шәхсән үзе исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләде.

Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина, ветераннар советы рәисе Лидия Ерамасова, социаль хезмәткәр Татьяна Анина, Бәрлебаш күп функцияле үзәк методисты Гүзәл Өметбаева, «Дубрава» агрофирмасының Ябалак бүлекчәсе идарәчесе Раил Галиев та  котладылар.


6
март, 2019 ел
чәршәмбе

         Хөрмәтле Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр.Сезне 2019 елның 7 мартында Бәрлебаш  клубына Хәбир Ибрахимовның "Ялгыз каен күзе" дип исемләнгән "Ак җилкән" халык театры артистлары куйган спектакльгә чакырабыз.

Спектакль башлана 19: 00 сәгатьтә

Билет бәясе: 100 сум


5
март, 2019 ел
сишәмбе

     Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына 5 ел уку өчен кандидатлар сайлый. Институт югары һөнәри юридик белемле белгечләр әзерли.
          Кандидатлар менә дигән һәм яхшы белем алуга, югары әхлакый сыйфатларга, Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләкләргә ия булырга һәм сәламәтлеге буенча һөнәри эшчәнлек алып барырга сәләтле булырга тиеш.
           Россия ЭЭМ КЮИ укытуда өстенлекләр:
- югары белем алу мөмкинлеге;
- уку срогы Эчке эшләр органнарында хезмәт стажына керә;
- курсантларны айлык акчалата тоту (12 мең сумнан да ким түгел);
- гарантияләнгән хезмәт урыны;
- пенсиягә чыгу хокукын бирүче эчке эшләр органнарында 20 ел стажы саклана.


4
март, 2019 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Мөслимә Фәрит Кызы!

   Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез туган көнегез  белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.


23
февраль, 2019 ел
шимбә

Хөрмәтле Ябалак  авыл җирлеге халкы, безнең кадерле, чын ир-егетләребез. Сезне 23 февраль ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз һәм бары тик низагларның тыныч чишелешләрен генә телибез. Сезгә беркайчан да сугыш сукмагына чыгарга туры килмәсен иде. Гаиләләрегезгә тынычлык, муллык, иминлек, татулык һәм  иминлек телибез!


22
февраль, 2019 ел
җомга

  Бүген 22 февраль көнне Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

Бәйрәмгә делегация составында  Морза Бәрлебаш авылыннан сугыш хәрәкәтләре ветераны Шамил Борһанов чакырылган иде.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 2019 елның 21 февралендә Ябалак авыл җирлегендә Кече Кайбыч мәдәният йортында танылган эстрада җырчысы Нурзадә үзенең иҗат төркеме белән  концерт куйды.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «патриотик тәрбияләү һәм Россия тәңгәллеген тәрбияләү»темасына сыйныф җитәкчеләре семинары узды. Семинар эшендә Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин,Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина катнашты.

Семинар алдыннан мәктәптә  сыйныф сәгатьләре үтте "Булачак сакчылар» һәм «Патриотлык: сорау билгесе?». Аларны башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Әскәрова һәм 6 нчы сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Гыйбадуллина үткәрде.

Аннан соң спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган укучылар һәм педагоглар катнашында "Патриотлык йөрәкләрне кабыза»,дигән бәйрәм чарасы узды. Бу чарага интернационалистлар: Нәфик Дәүләтшин, Шамил Борһанов, Ренат Хәялиев чакырылган иде.

Чара тәмамланганнан соң семинар башланды, аны Бөрлебаш мәктәбе директоры Сергей Лазарев ачты. Ул семинарда катнашучыларны сәламләде, аннары сүз район башлыгына бирелде.

Үзенең чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балаларга яхшы концерт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Сыйныф җитәкчеләре алдына бурычлар куйды-район һәм республика дәрәҗәсендәге олимпиада нәтиҗәләрен яхшырту, шулай ук укучыларның БДИ һәм дәүләт имтиханы уңышлы тапшыру.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International