Бәрлебашта сыйныф җитәкчеләренең район башлыгы катнашында семинары узды.

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә «патриотик тәрбияләү һәм Россия тәңгәллеген тәрбияләү»темасына сыйныф җитәкчеләре семинары узды. Семинар эшендә Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Хәмидуллин,Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина катнашты.

Семинар алдыннан мәктәптә  сыйныф сәгатьләре үтте "Булачак сакчылар» һәм «Патриотлык: сорау билгесе?». Аларны башлангыч сыйныф укытучысы Алсу Әскәрова һәм 6 нчы сыйныф җитәкчесе Гөлчәчәк Гыйбадуллина үткәрде.

Аннан соң спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган укучылар һәм педагоглар катнашында "Патриотлык йөрәкләрне кабыза»,дигән бәйрәм чарасы узды. Бу чарага интернационалистлар: Нәфик Дәүләтшин, Шамил Борһанов, Ренат Хәялиев чакырылган иде.

Чара тәмамланганнан соң семинар башланды, аны Бөрлебаш мәктәбе директоры Сергей Лазарев ачты. Ул семинарда катнашучыларны сәламләде, аннары сүз район башлыгына бирелде.

Үзенең чыгышында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балаларга яхшы концерт күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде, барысын да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Сыйныф җитәкчеләре алдына бурычлар куйды-район һәм республика дәрәҗәсендәге олимпиада нәтиҗәләрен яхшырту, шулай ук укучыларның БДИ һәм дәүләт имтиханы уңышлы тапшыру.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International