Бүген Бәрлебаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Евдокия Ивановна Вакатова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

2019 елның 8 марты, җомга

Әлеге истәлекле көнне Евдокия Ивановнаны 95 яшьлек  юбилее белән Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул ветеранга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның Котлау хатын, шулай ук шәхсән үзе исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел көрлеге теләде.

Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина, ветераннар советы рәисе Лидия Ерамасова, социаль хезмәткәр Татьяна Анина, Бәрлебаш күп функцияле үзәк методисты Гүзәл Өметбаева, «Дубрава» агрофирмасының Ябалак бүлекчәсе идарәчесе Раил Галиев та  котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International