Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына укырга кандидатлар сайлый

2019 елның 5 марты, сишәмбе

     Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына 5 ел уку өчен кандидатлар сайлый. Институт югары һөнәри юридик белемле белгечләр әзерли.
          Кандидатлар менә дигән һәм яхшы белем алуга, югары әхлакый сыйфатларга, Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләкләргә ия булырга һәм сәламәтлеге буенча һөнәри эшчәнлек алып барырга сәләтле булырга тиеш.
           Россия ЭЭМ КЮИ укытуда өстенлекләр:
- югары белем алу мөмкинлеге;
- уку срогы Эчке эшләр органнарында хезмәт стажына керә;
- курсантларны айлык акчалата тоту (12 мең сумнан да ким түгел);
- гарантияләнгән хезмәт урыны;
- пенсиягә чыгу хокукын бирүче эчке эшләр органнарында 20 ел стажы саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International