Хөрмәтле Ибраhим Нурхәмзә улы !
Күпме булса җирдә изге теләк –
Без телибез сезгә барын да.
Ап-ак карлар кебек бәхет яусын
Туган көннең һәрбер таңында.
Йөрәгегезгә җыйган яхшылыклар
Изгелекләр булып кайтсыннар.
Туар таңнар алып килсен сезгә
Сәламәтлек, бары шатлыклар!.
Хөрмәтле Расим Исмагыйль улы !
Сезне чын күңелебездән бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сезгә аяз күк йөзе ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
Хөрмәтле Нурия Нургали кызы!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар теләделәр.
Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Айдар hәм Ландыш Галиуллиннар гаиләсендә кыз бала доньяга килде.
Кадерле Айдар hәм Ландыш! Сезне чын кунелебездән кыз балагыз туу белэн котлыйбыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.
Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсен.
Хөрмәтле Мөселман кардәшләребез!
Без сезне 13 декабрь көнне 17:30 сәгатьтә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортына Республикабызнын баш казые Җәлил хәзрәт вәгазъләрен тыңларга чакырабыз.
Кайбыч мөхтәсибәте.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлегендә яшәүче авылдашларыбыз!!! Бәрлебаш авыл клубында яңа ел билетлары сатыла башлады. Билетлар алырга ашыгыгыз!!!
2018 елның 6 декабрендә Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидларны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча бушлай кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча 8-800-100-26-27 бушлай кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фонды бүлеге белгечләре гражданнарга айлык акчалата түләү, инвалидлык буенча пенсия рәсмиләштерү һәм эшкә яраксыз гражданнарны, инвалид балаларны һәм инвалид балаларны карау буенча түләүләр мәсьәләләре буенча консультация бирәчәк.
30 ноябрь, җомга көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында К.Тинчурин тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгына багышланган IV Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. "Монолог" номинациясендә Бәрлебаш мәктәбеннән 6-сыйныф укучысы Аскаров Ранис катнашып Гран - при яулады. Молодец Ранис !!! Сиңа уңышлар телибез.
Хөрмәтле Фидания Гимранова!
Сезне чын күңелебездән гомер бәйрәмегез
белән котлыйбыз! Сезгә кояш нурларының
җылысын, сәламәтлекнең ныклысын,
гомернең озынын, шатлык-куанычларның
чиксезен телибез.