ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген 17 ноябрь көнне Морза Бәрлебашы  авылында гомер итүче Гиламов Ринат Сәхәүтдин  улы үзенең  50  яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,   Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады.  Аңа җан тынычлыгы, тəн сихəте, бәрәкәтле, матур тормыш теләде.


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Изгеләр»  зиратын   ремонтлау  эшләре бара. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит улы башкара.


14
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә «Җәлил укулары» I Халыкара әдәби укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бәйгедә безнең авыл җирлегеннән Бәрлебаш  төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары да катнашты. Алар , Муса Җәлилнең  русча,татарча шигырьләрен сөйләделәр. Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, ә аннан соң Муса Җәлилгә багышланган презентация күрсәтелде.


12
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген 12 ноябрь көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Рахматуллина Венера Хади  кызы үзенең  55  яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    котлады.  Аңа сәламәтлекнең ныклысын, гомернең озынын, шатлык-куанычларның чиксезен, матур тормыш теләде.


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

11 ноябрь көнне 2018 ел  Бәрлебаш авыл халкы мөселман зиратын

чүп үләннәреннэн hәм  коры-сары агач ботакларыннан чистарттылар.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Әртәмби»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит улы башкарды.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Сафа»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит Улы башкарды.


28
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында материаллар сатып алып «Сафа»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре башланды.Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит Улы башкара.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

27 октябрь көнне  Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбендә дөньякүләм  "Татарча  диктант" акциясе уздырылды. Акциядә укучылар, ата-аналар, хезмәткәрләр катнашты. Диктант тексты Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәреннән алынган.


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Бүген 26 октябрь көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Султанова Фирдәүсә Нурулла кызы үзенең  80  яшьлек юбилеен билгеләп утә.Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар.  Аңа җан тынычлыгы, тəн сихəте, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International