ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2018 ел
якшәмбе

11 ноябрь көнне 2018 ел  Бәрлебаш авыл халкы мөселман зиратын

чүп үләннәреннэн hәм  коры-сары агач ботакларыннан чистарттылар.


7
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Әртәмби»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит улы башкарды.


1
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында «Сафа»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре төгәлләнде. Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит Улы башкарды.


28
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Үзара салым акчасы хисабына Кече Кайбыч авылында материаллар сатып алып «Сафа»  Чишмәсен  ремонтлау  эшләре башланды.Эшне Зиннуров Фәрид Рәшит Улы башкара.


27
октябрь, 2018 ел
шимбә

27 октябрь көнне  Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбендә дөньякүләм  "Татарча  диктант" акциясе уздырылды. Акциядә укучылар, ата-аналар, хезмәткәрләр катнашты. Диктант тексты Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәреннән алынган.


26
октябрь, 2018 ел
җомга

Бүген 26 октябрь көнне Кече Кайбыч авылында гомер итүче Султанова Фирдәүсә Нурулла кызы үзенең  80  яшьлек юбилеен билгеләп утә.Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн,  район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы    Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар.  Аңа җан тынычлыгы, тəн сихəте, бәрәкәтле, матур тормыш теләделәр.


25
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген район мәдәният йортында, оештырылган төстә көзге бал темасына күргәзмә үтте.Күргәзмәдә йорт яны участокларында  ускән яшелчә һәм җиләк-җимешләр куелган иде. Бу кургәзмәдә клуб мөдирләре , авыл китапханәчеләре дә катнашты.


24
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы муниципаль юл фонды акчасы исәбеннән « Вак Таш» программасы буенча  Бәрлебаш авылынын Үзәк урамында юл төзелеше төгәлләнде


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында төрле мессенджерларда хәбәр җибәрү юлы белән мошенниклык очраклары теркәлгән. Хатын-кызлар тавышы пенсионерларга Пенсия фондыннан 720 сум күләмендә акча түләргә вәгъдә итә. Шулай ук гаризаны тиз арада — 1 ноябрьгә кадәр шәхсән Пенсия фонды органнарында тапшырырга кирәк, дип хәбәр итә.

           Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге пенсионерларга бернинди өстәмә түләү дә көтелми, дип кисәтә. Әлеге рассылка мошеникларның эше!
           Игътибар итегез, агымдагы елда пенсия гражданнарга тулы күләмдә индексацияләнде, шуңа күрә агымдагы елда өстәмә түләү өчен нигез юк.
           Шикле очракларда да Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

 


22
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына безнең районан биш якташны озаттылар Хәрби хезмәткә алынучыларның берсе Морза Бәрлебашыннан - Илһам Борһанов. Аны озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп калды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International