Хәрби хезмәткә озату.

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына безнең районан биш якташны озаттылар Хәрби хезмәткә алынучыларның берсе Морза Бәрлебашыннан - Илһам Борһанов. Аны озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын теләп калды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International