Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.
Беренче бала өчен ана капиталы
Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңалыкларның берсе-ана капиталы программасын беренче балага тарату. 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталына хокук алдылар.
Икенче бала өчен ана капиталы суммасын арттыру
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен ана капиталы өстәмә рәвештә 150 мең сумга арта һәм шул рәвешле 616 617 сум тәшкил итә. Әгәр элек гаиләнең ана капиталына хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала ана капиталы кертелгәнче туган булса), 2020 елдан башлап туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм теләсә кайсы киләсе бала өчен дә шундый ук сумма каралган.
Ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү срокларын кыскарту
2021 елдан башлап ана капиталын рәсмиләштерү һәм аның белән эш итү кыска вакыт эчендә мөмкин булачак. Ана капиталы сертификаты бирү, яңа тәртип буенча, биш эш көненнән, акча белән эш итү турындагы гаризаны карап тикшерү – ун эш көненнән дә артмый. Аерым очракларда, әгәр башка ведомстволардан мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туса, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Агымдагы ел ахырына кадәр ана капиталы буенча гамәлдәге норматив сроклар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен ул унбиш эш көне, гаиләнең акчалар белән эш итү турындагы гаризасын карау өчен-бер ай. Практикада Пенсия фондының территориаль органнарының күбесе бүген үк тиешле хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.
Ана капиталы сертификатын актив рәсмиләштерү
Гаиләләр ана капиталын тизрәк алсын өчен, аны рәсмиләштерүгә күп көч түкмәсен өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды Ана капиталы сертификатларын актив рәвештә бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, Ана капиталы автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификат артыннан мөрәҗәгать итмичә, аның белән эш итә алачак. Моның өчен Пенсия фонды мөстәкыйль эшли.
Ана капиталына хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына Гражданлык хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне тикшерәләр һәм моның өчен ата-аналар һәм балалар турында кирәкле мәгълүматны билгелиләр.
Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен сертификатны рәсмиләштерүнең элеккеге гариза тәртибе саклана, чөнки уллыкка алу турындагы мәгълүматларны тәрбиягә бала алган ата-аналар үзләре генә тапшыра ала.
Ана капиталын банклар аша кредит түләүгә юнәлтү
Расланган үзгәрешләр ана капиталы белән идарә итүне гаиләләрдә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.
Ана капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен тиешле гаризаны кредит ачылган банкта бирергә мөмкин булачак. Ягъни банкка һәм Пенсия фондына - ике тапкыр мөрәҗәгать итәсе урында – гаиләгә бары тик банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирелә.
Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Россия Пенсия фонды арасында килешүләр төзү буенча үстереләчәк.
Бакча участокларында йортлар төзү өчен ана капиталы
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең ана капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгыттылар. Шул ук вакытта, элекке кебек үк, җиргә милек хокукы һәм торак төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт булып тора.
Ана капиталы программасын озайту
Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр 2020 елдан башлап яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.
Бүген 4 март көнне Ябалак авыл җирлеге башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесе Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Мөслимә Фәрит Кызы!!!
Сезне туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, оптимизм, идеяләр һәм уйланган планнарыгызның тормышка ашуын, уңышлар, гаилә иминлеге һәм бәхет телибез.
2020 елның 1 мартында Ябалак авылында Май чабуны бәйрәм иттеләр. Чарада авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Камалетдинов Радик Мәҗит улы катнашты, ул барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады.
Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән дәвам итте. Бәйрәм кунаклары өчен конкурслар, халык уеннары, бию – әйлән-бәйләннәр оештырылды. Шулай ук барлык теләүчеләр дә традицион Май чабу ашлары-тәмле коймак белән кайнар чәй һәм пылау белән сыйлана алдылар. Ә бәйрәмнең кульминациясе булып салам карачкысын яндыру булды.
Бәйрәмдә катнашканнарның барысы да вакытны нәкъ шулай күңелле һәм яхшы итеп үткәрүләрен кызганмады.
Бу көнне хөрмәтләү тантанасына Морза Бәрлебаш авылыннан тыл хезмәтчәне Сибгатуллина Гөлкәбирә Кәлимулла кызы ,Ябалак авылыннан тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гизатуллина Фирдәүсә Зиннәт кызы чакырылган иде. Аларны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медален тапшырды,аларга нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләде.
Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Курмаева Фәйрүзә Нурулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Аны шушы истәлекле көне белән Кайбыч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы котлады.Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды, нык сәламәтлек, озын гомер теләде. Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе 2020 елда теләгән кеше моңа кадәр кулланылышта булган кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартып, электрон хезмәт кенәгәләренә өстенлек бирә алуын хәбәр итә.
Электрон хезмәт кенәгәгләренә күчү барлык гражданнар өчен дә ирекле һәм бу эш гражданнарның ризалыклары буенча башкарыла.
Эшкә беренче тапкыр 2021 елда урнашучылар искәрмә булып тора. Аларның хезмәт юлына кагылышлы барлык мәгълуматлар бары тик электрон вариантта гына алып барылачак.
Гражданин хезмәт кенәгәсенең кәгазь вариантын саклап калырга теләгән очракта ул 2020 ел ахырына кадәр эш белән тәэмин итүчегә язма гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш, болай эшләгәндә, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазьдәге варианты белән параллель алып барыла.
Шунсын да искәртү зарур, хезмәт кенәгәсенең электрон вариантында да, кәгазьдәгесендәге кебек үк, барлык мәгълүматлар – эш урыны һәм вакыты, вазифа , квалификация , эшкә кабул итү һәм эштән азат ителү көне, хезмәт килешүен өзүнең нигезе туплана.
Электрон хезмәт кенәгәсе түбәндәге өстенлеләргә ия:
- Хезмәткәр эшчәнлеге хакындагы мәгълумаларны тиз һәм җайлы күрә ала, барлык мәгълумат Россия Пенсия фондының pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша, шулай ук Дәүләт хезмәтләре Порталының – gosuslugi.ru сайтында тупланган. Ахыргы хезмәт урынына, Россия Пенсия фондының территориаль органнарына яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итеп, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматны язма рәвештә дә алырга мөмкин.
- Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларда ялгышлар һәм төгәлсезлекләр җибәрелү минимум дәрәҗәсендә була.
- Эшкә дистанцион рәвештә урнашу мөмкинлеге - эшкэ урнашканда, гражданин эшкә алучы адресына электрон имза белән бердәм дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыннан юллый ала.
- Эш бирүчеләрнең хезмәт кенәгәләре алу, бару һәм саклауга бәйле чыгымнары кими.
- Пенсия шәхси счетка тупланган мәгълуматлар буенча билгеләнә, өстәмә документлар белән дәлилләү зарурлыгы юк.
- Эш бирүче һәм дәүләт органнары өчен хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны аналитик эшкәртүдә яңа мөмкинлекләр ачыла.
- Мәгълуматлар сакланышы һәм иминлеге – бүгенге көндә Россия Пенсия фонды мәгълуматлар системасының иминлеге югары дәрәҗәдә. Мәгълуматлар системасы персональ мәгълуматлар өлкәсендәге законнар җыелмасы кысаларына туры китереп аттестацияләнгән. Системаның эштән чыгуы, мәгълуматларны үзгәртерлек яки юкка чыгарырлык итеп үзгәртү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә.
Шунысын искәртү урынлы, электрон хезмәт кенәгәләренә күчү пенсияләрне шәхси лицевой счет мәгълуматларын кулланып рәсмиләштерүне тулысынча тормышка ашырырга ярдәм итәчәк, бу исә пенсия билгеләү процессын гадиләштереп кенә калмый, гражданнарның төрле документлар җыюга бәйле вакытын да экономияли.
Эш белән тәэмин итүчеләр өчен үзгәрешләр.
2020 елның 1 гынварыннан башлап оешмалар иминиятләштерелгән затларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълуматларны Пенсия фондына отчет аеннан соң килгән айның 15 числосыннан соңга калмыйча биреп барырга тиеш. 2021 елның 1 гыйнварыннан гражданинны эшкә алган яисә эштән азат иткән очракта хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълумат оешма тарафыннан Пенсия фондына эшкә алынган яисә эштән азат ителгән көннән бер эш көне дәвамында тапшырыла.
Агымдагы елда электрон хезмәт кенәгәләре буенча беренче отчет Пенсия фондына 2020 елның 15 февраленә кадәр бирелергә тиеш. Әлеге отчетны Пенсия фондына электрон формада тапшыру өчен, эш бирүче беренче чиратта үз операторы аша яисә Пенсия фонды органнарына Электрон документ әйләнешенә тоташтыруны сорап, гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Әлеге гаризаны биргәннән соң, ул Электрон документ әйләнешенә тоташтырылганлыгы турында уведомление ала, бары шуннан соң гына Электрон документ әйләнеше яки иминиятләштерүче кабинет аша электрон рәвештә отчет җибәрергә мөмкин.
“Бүгенге көнгә иминиятләштерүче Электрон документ әйләнешенә тоташтырылган иминиятләштерүчеләр дә әлеге процедураны кабат эшләргә тиеш, бу отчетлылыкның яңа формасын имзаларга вәкаләтле булуын ачыклау өчен эшләнә”, - дип билгеләп үтте республика Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәгълуматлар тапшыру срокларын үтмәгән, тулы яисә дөрес булмаган мәгълуматлар тапшырган өчен хезмәт инспекциясе тарафыннан административ җаваплылыкка тарту каралган.
“Электрон хезмәт кенәгәләре” нә күчү чоры җайлырак үтсен өчен Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе 2019 ел ахырында ук республикада яшәүчеләр бәлән генә түгел, иминиятләштерүчеләр арасында да мәгълумати аңлату эшләре алып барды. 90 000 нән артык иминиятләштерүчегә “Электрон хезмәт кенәгәләре турында” дигән памяткалар таратылды. Татарстан Пенсия фонды әзерләгән бу кулланмаларда отчет тутыру һәм тапшыру тәртибе буенча аңлатмалар бирелгән, шулай ук гариза һәм извещенияләрнең якынча формалары урнаштырылган.
Моны белү мөһим! Иминиятләштерүчегә Пенсия фондына отчет тапшыру өчен кирәкле барлык документлар (гариза, уведомление,отчет формалары), “Электрон хезмәт кенәгәсе турында” дигән памятка, кулланма программалар барысы да Россия Пенсия фонды сайтында (www.pfrf.ru) һәм Татарстан Пенсия фондының www.pension.sprrt.ru региональ сайтында карарга, кирәк булса, чыгартып алырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Пенсия фрнды Бүлекчәсе 2020 елда Бөек Ватан сугышы Ветераннарына тиешле түләүләр турында хәбәр итә.
Бер тапкыр гына түләнә торган түләү ветераннарга агымдагы елның апрель - май айларында пенсия акчасы яисә башка социаль түләүләр белән түләнәчәк.
Әлеге түләүне билгеләүне сорап Пенсия фонды органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәкми, түләүләр гаризасыз гына башкарылачак.
75 мең сум түбәндәге категория гражданнарга бирелә:
50 мең сум түбәндәге категория гражданнарга каралган:
РФ Президентының 2019 елның 24 апрелендә кабул ителгән “Җинү көне уңаеннан кайбер категория гражданнарга ел саен бирелә торган акчалата түләүләр турында”гы 186 Указы нигезендә алда санап үтелгән түләүләргә өстәп, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына 10000 сум күләмендә акчалата түләү биреләчәк.
Гамәлдәге законнар җыелмасы кысаларында РФ Пенсия фонды буенча Бөек Ватан сугышы ветераннары пенсия, айлык акчалата түләү, өстәмә айлык материаль тәэмин итү һәм Җиңү көне уңаеннан ел саен бирелә торган акчалата түләү белән тәэмин ителәләр.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү 2013 елның 28 декабрендә кабул ителгән 400 номерлы “Иминият пенсияләре турында” һәм 2001 елның 15 декабрендә гамәлгә кергән 166 номерлы “Россия Федерациясендә дәүләт пенсион тәэмин итүе” турындагы Федераль Законнар нигезендә алып барыла.
Закон нигезендә аерым категориягә каралган гражданнар бер үк вакытта ике пенсия ала алалар.
Аерым караганда, Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары (сугышчан хәрәкәтләрдә катнашмаган гражданнарны исәпкә алмаганда) “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнүчеләргә, шулай ук чакырылу буенча хәрби хезмәттә вакытта алынган хәрби җәрәхәтләрдән хезмәт итү чорында һәлак булган хәрбиләрнең тол калган хатыннары картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсион тәэмин итүе буенча тиешле пенсия алу хокукына ия.
Картлык буенча иминият пенсиясенең күләме гражданинның хезмәт тупланмасына керткән төп күрсәткечләренә: иминият стажының дәвамлылыгына, хезмэт хакы исәпләүгә, иминият взнослары суммасына бәйле индивидуаль рәвештә билгеләнә.
Бөек Ватан сугышында катнашкан, “Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән гражданнар, инвалидлыклары булган очракта, дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсия алу хокукына ия, аларга инвалидлык буенча пенсия билгеләнә.
Пенсия күләме инвалидлыкның төркеменә, сәбәбенә яисә туендыручының үлеменә бәйле. Вафат булган хәрби хезмәткәрнең тол хатыннарына туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераннарына айлык акчалата тәләүләр түбәндәге күләмдә түләнә:
№ п/п |
Категория |
Айлык акчалата тәләү күләме |
1 |
Бөек Ватан сугышы инвалидлары |
5565,32 |
2 |
Соңыннан инвалид булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар |
5565,32 |
3 |
Инвалидлыклары булмаган Бөек Ватан сугышында катншучылар |
4173,97 |
4 |
Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр |
1670,66 |
5 |
“Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә” билгесе белән бүләкләнгән затлар |
3062,00 |
6 |
Бөек Ватан сугышы чорында фашистлар һәм аларның союзниклары тарафыннар булдырылган концлагерьлар, гетто һәм башка ирексезләп тоту урыннарында асралган гомум авыру, хезмәт гарипләнү һәм башка сәбәпләр аркасында инвалид дип танылган балигъ булмаган тоткыннар (инвалидлыклары аларның хокукка каршы гамәлләре нәтиҗәсендә килеп чыккан затлардан тыш) |
5565,32 |
7 |
|
4173,97 |
8 |
Хәрби хезмәт вакытында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән вакытта һәлак булган хәрбиләрнең яңа никахка кермәгән тол хатыннары |
1670,66 |
Өстәмә айлык материаль тәэмин итү Россия Федерациясе Президентының 2005 елның 30 маендагы 363 номерлы “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясенең кайбер категория гражданнарының материаль хәлен яхшырту чаралары турында” гы Указы нигезендә билгеләнә.
Өстәмә айлык материаль тәэмин итүнең күләме шулай ук гражданинның кайсы категориягә каравына бәйле:
№ п/п |
Категория |
Өстәмә айлык материаль тәэмин итү күләме |
1 |
Бөек Ватан сугышы инвалидлары |
1000 |
2 |
Бөек Ватан сугышында катнашучылар |
1000 |
3 |
Гамәлдәге армия составына кермәгән хәрби частьләрдә, учреждениеләрдә, хәрби-уку йортларында 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр, алты айдан да ким булмаган чорда хәрби хезмәт үткән хәрбиләр, күрсәтелгән чорда хезмәт иткән өчен СССР орденнары яки медальләре белән бүләкләнгән хәрбиләр |
500 |
4 |
Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугыш вакытында һәлак булган хәрбиләрнең тол хатыннары, Бөек Ватан сугышы инвалидларының тол хатыннары |
500 |
5 |
«Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә» билгесе белән бүләкләнгән затлар |
500 |
6 |
нацист концлагерьлары, төрмәләр һәм геттоның әсирлектә булган балигъ булмаган тоткыннары |
500 |
15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг булды. Әфган җирендә башын салган, шулай ук вакытсыз киткән якташларыбызны искә алырга ветеран-әфганчылар, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, яшь армиячеләр һәм районның битараф булмаган кешеләре килде.
Кайбыч районында шәхси секторда терлекләрдән (мөгезле эре терлек , вак мөгезле терлек, атлар Мәете ) биокалдыклар җыю башлана. Хуҗалыкта терлекләр үлгән очракта Кайбыч район дәүләт ветеринария берләшмәсенә шалтыратып, мәетне чыгаруга гариза калдырырга, 88437021227 телефон номерына шалтыратырга кирәк. Мәетләрне (мөгезле эре терлек, вак мөгезле терлек, атлар, кош-корт, мәчеләр һәм этләрдән кала ) биотермик чокырга ташлау тыела.!! Мәетләрне чыгару бушлай башкарыла.!! Барлык сораулар буенча 8 (84370) 2 12 26, 8 (84370) 2 12 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.
Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзән районында яшәүче бер кешегә карата РФ ҖК 260 статьясының 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче (законсыз урман утыртмаларын кисү) карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан ачыкланганча, узган елның октябрендә, эшкәртелмәгән агачларны кисүгә законлы хокукы булмаган килеш, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Урсак участок урманчылыгының 32 нче кварталында бензин пычкысы ярдәмендә законсыз рәвештә 7 төп өрәңге һәм 2 төп карама токымлы агач киселгән, шуның белән бергә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына 11522 сумлык зыян килгән.
Россия Федерациясе Урман фондына китерелгән зыян эш буенча алдан тикшерү барышында хөкем ителүче тарафыннан үз ихтыяры белән капланган.
Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче участок җәмәгать судьясы тарафыннан хөкем ителүче инкриминацияләнгән җинаять кылуда гаепле дип табылды һәм аңа җинаять коралын (бензин пычкысы) дәүләт кеременә тартып, штраф рәвешендә җәза билгеләнде.
Кайбыч районы прокуратурасы