ТАССРның 100 еллыгы елы уңаеннан Кайбычта тантаналы чара узды.

2020 елның 22 феврале, шимбә

 Бу көнне хөрмәтләү тантанасына Морза Бәрлебаш авылыннан тыл хезмәтчәне Сибгатуллина Гөлкәбирә Кәлимулла кызы ,Ябалак авылыннан тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Гизатуллина Фирдәүсә Зиннәт кызы чакырылган иде. Аларны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» медален тапшырды,аларга нык сәламәтлек, озын гомер һәм күңел күтәренкелеге теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International