Татарстанда өч яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькәчә 770 мең балага 5 һәм 10 мең сум акча түләнәчәк. Якынча исәпләгәндә 3 яше тулмаган 136 мең, 3-16 яше аралыгында 640 мең бала бар. Бу хакта Рроссия Пенсия фондының Татарстан
Әлеге төр түләүләргә Федераль бюдңеттан 8,5 млрд. сумга якын акча бүлеп бирелә.
Бүгенгә 3 яше тулмаган 114 мең балага 1 млрд. 117 миллион сум акча түләнгән инде. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга акча агымдагы елның 1 июненнән түләнә башлаячак.
Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта яисә күпфункцияле үзәк аша Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
“Гаризаны электрон варианта тутыруның бернинди авырлыгы да юк, балаларның туу турында таныклыклары, СНИЛС һәм банк реквизитлары (аларны онлайн- банкта карарга мөмкин) гына кирәк. Шунысы мөһим! Гариза дөрес итеп, мәгълүматлар документлар буенча тутырылырга тиеш. Болай эшләү гаризаларны кабул итү һәм акча күчерү эшен тизләтәчәк”,-дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Гаиләләр гариза белән бик күп мөрәҗәгать итәләр. Мошенниклар шуннан файдаланалар, охшаш адреслар һәм дизайн кулланып, дистәләгән ялган интернет сайтлар тәкъдим итәләр. Мошенниклар кармагына эләкмәс өчен гаризаларны gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырырга кирәк.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы!!! Сезне Ураза гаете бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез.Аллаһы Тәгалә барчабызга да ихлас шөкрана кылучылардан булырга, күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, тоткан уразаларыбызның бәракәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахират тормышында бәхетле булырга насыйп итсә иде.
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2 өлешендә «з» пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнүче җирле ханымга карата (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомере өчен куркыныч кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү) җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан 2020 елның гыйнварында Кайбыч районының Плитинә бистәсендә үз йортында өйдәше белән исерек килеш сөйләшү барышында ир-атның корсагына пычак белән чәнчүе ачыклана. Нәтиҗәдә, зыян күрүченең сәламәтлегенә авыр зыян китерелгән.
Гаепләнүче җинаять кылуын тулысынча таныган.
Суд аңа 3 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә җәза билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы җирле 42 яшьлек кешегә карата (ул РФ ҖК 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (хакимият вәкиленә карата, үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, җинаятьче 2020 елның 8 апрелендә исерек хәлдә, Кайбыч районының Федоровское авылы кибетендә җирле кешегә карата ызгыш-җәнҗал куптарган.
Әмма гаепләнүче полиция хезмәткәренең хакимият вәкиле булуын аңлап та, аңың яңагына кулы белән суга.
Хәзерге вакытта җинаять эше материаллары, асылда, карап тикшерү өчен, Кайбыч район судына җибәрелде.
Әлеге җинаять кылган өчен җәзаның иң катгый төре Россия Федерациясе Җинаять Кодексы белән биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә билгеләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районында яшәүчеләргә икенче тапкыр бушлай азык-төлек җыелмалары өләшенде. Аларны «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте волонтерлары алып килде. Азык-төлекне алучылар исемлегендә ялгыз яшәүче пенсионерлар, җан башына уртача яшәү минимумыннан түбән булган һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән, 8 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә бирелде . Ябалак авыл җирлеге буенча барлыгы 18 кеше шундый азык-төлек җыелмалары алды. Шулай ук 15 кешегә районнан азык-төлек җыелмалары да бирелде.
Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Гарафетдинова Закира Габдулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Аны шушы истәлекле көне белән Кайбыч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы котлады.Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын тапшырды, нык сәламәтлек, озын гомер теләде. Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.
Мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе турындагы Федераль Законга кертелгән төзәтмәләр буенча 2020 елның 1 июленнән башлап балигъ булмаган яшьтәге балаларның опекуннары яки попечительләре индексацияләнгән иминият пенсияләре ала башлаячаклар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Хәзерге вакытта түләнелә торган попечительлек эшчәнлегенә (мәсәлән, тәрбиягә бала алган гаилә килешүе кысаларында) мәҗбүри пенсия иминиятләштерүе кагыйдәләре җәелдерелгән, шуңа күрә опекун пенсионерлар өчен иминият взнослары күчерелә, ә индексацияләнгән күләмендә пенсия опека срогы чыкканнан соң гына түләнелә.
1 июльдән индексацияләнгән пенсия түләүне тәэмин итү өчен 15 июньгә кадәр Пенсия фонды Бүлекчәләре опекун пенсионерларның исемлеген актуальләштерә, 24 июньгә кадәр почта һәм кредит оешмаларына кирәкле документларны формалаштыра.
“Якынча исәпләүләр буенча Республикада тәрбиягә бала алган 300 гә якын пенсионер арттырылган пенсия алачак,”- дип дип белдерде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
16 майда аязучан болытлы һава көтелә.Төнлә яңгыр, көндез явым-төшемсез.Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы + 4..+6˚.Көндез максималь һава температурасы +13..+15˚.
Сезне 9 Май-Җиңү көне белән котлыйбыз! Сугышның дәһшәтле болытлары беркайчан да тыныч күк йөзен капламасын иде. Шәһәрләребез өстендә бомба һәм грохот орудие шартлаулары түгел, ә бәйрәм салютлары гына гөрләсен. Күз яшьләре шатлыктан гына балкысын, ә балалар сугышның китап һәм фильмнар аша гына нәрсә икәнлеген белсеннәр. Бәйрәм белән!
Бүген Ябалак авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, толларны Бөек Җиңү көне белән котладылар.Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә 5 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм 14 тыл хезмәтчәне яши. Җиңү көнендә аларның һәркайсын да игътибарсыз калдырмадылар. Барысын да бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның, район башлыгы А. и. Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын тапшырдылар. Хезмәт ветераннары җылы котлаулар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.