Бүген 4 февраль көнне Ябалак авыл җирлегендә Кайбыч үзәк район хастаханәсе табиблары Бөек Ватан сугышы ветераннарының Ябалак авылыннан Хәмидуллин Аманулла һәм Бәрлебаш авылыннан Вакатова Евдокия апаның өйләрендә булдылар.
Район хастаханәсе белгечләре ветераннарга тулысынча медицина тикшерүе уздырдылар.