ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

  2020 елның 6 февралендәге 10-ФЗ номерлы Федераль закон белән "Ата-аналарның балаларга өстәмә чыгымнарда катнашуы" Россия Федерациясе Гаилә кодексының 86 статьясына үзгәрешләр кертелде.

Килешү булмаса һәм РФ Гаилә кодексының 86 статьясындагы 1 пунктында күрсәтелгән аерым хәлләр булганда, ата-аналарның һәркайсы әлеге хәлләргә бәйле өстәмә чыгымнар түләүдә катнашуга суд тарафыннан җәлеп ителергә мөмкин.

Элегрәк гамәлдә булган мондый нигезләрнең исемлеге төгәл булмаган, әмма урнашкан практика аркасында, баланың сәламәтлеге белән бәйле хәлләргә (балигъ булмаган баланы дәвалау, аны реабилитацияләү) кулланылган.

Хәзер закон чыгаручы ачыкланганча, мондый хәл шулай ук даими яшәү өчен яраклы торак урыны булмау.

Закон 2020 елның 17 февралендә үз көченә керде һәм ата-аналарның никахын өзгәндә балаларның торак хокукларын якларга тиеш.

 Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов Кайбыч районы судында РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1 нче маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 46 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

 2019 елның ноябрендә Кайбыч районы Ульянково авылында танышлары йортында булган, спиртлы эчемлекләр эчүдән соң, аның хатынына көнчелек аркасында талашканнан соң,кухня пычагы белән аның башына һәм тәненә 28 тапкыр суккан, hәм үлемгә китергән .

Суд дәүләт гаепләүчесенең фикере белән килеште һәм, кылынган җинаятьнең авырлыгын, гаепләнүченең шәхесе турындагы мәгълүматларны исәпкә алып, җәзаны йомшарту һәм йомшарту хәлләрен исәпкә алып, җәзаны төзәтү колониясендә 9 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләде.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы

Җәмәгать урыннарында мөмкин кадәр сирәгрәк булу һәм короновирус  инфекциясе йоктыру куркынычын киметү максатын күздә тотып, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча  Бүлекчәсе гражданнарга, аеруча өлкән яшьтәгеләргә дәүләт хезмәтләренә шәхси кабинет аша дистанцион  рәвештә мөрәҗәгать  итәргә  киңәш итә.

        Дөреслектә  Пенсия фондының теләсә кайсы хезмәтен  бүгенге көндә  Фонд сайтындагы шәхси кабинет яисә Дәүләт хезмәтләре порталы аша алу мөмкинлеге бар. Кабинет сервисы  Пенсия фонды эшчәнлегенең күпчелек юнәлешләрен һәм гражданнарга тиешле түләүләрне колачлый, шуңа күрә шәхси кабинеттан пенсионерлар гына түгел, пенсияләрен формалаштыручылар яисә  башка социаль түләүләргә хокуклары булучылар да файдалана ала.

       Пенсионерлар яисә пенсия алды яшендәге гражданнар дистанцион  рәвештә төрле белешмәләр сорап яисә белешмәләрне башка оешмаларга җибәрүне үтенеп мөрәҗәгать итә алалар. Эшләүче россиялеләр өчен кабинетта пенсион тупланмалар, коэффициентлар, стаж һәм эш бирүченең пенсия өчен күчерелгән суммалары турында  мәгълумат бар. Ана  капиталына гаилә сертификаты булган гаиләләр кабинетка кереп сертификат акчасыннан файдалану һәм күпме  акча калганлыгын күрә ала. 

      Электрон кабинет шулай ук Пенсия фондының күпчелек түләүләрен бигеләргә һәм аларны түләү белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, пенсия китерү ысулын үзгәртүне яисә социаль хезмәтне акчалата компенсациягә алмаштыруны сорап гариза язу шундыйларга керә.

     Кабинет аша пенсия яшендәге элкән кешене, инвалид баланы яки балачактан беренче төркем инвалидны караган өчен түләүне рәсмиләштерергә мөмкин. Түләүне билгеләү һәм үзен карарга ризалык бирү турындагы кирәкле электрон гариза формалары кабинетта бар. Анда шулай ук законлы вәкиле: әти-әнисе, уллыкка алучы, опекун яисә попечитель исеменнән гариза тутыру мөмкинлеге  дә бар.

     Билгеләнгән түләүләр яки Пенсия фонды вәкаләтләренә кагылышлы сораулар туган очракта, сорауларны онлайн- кабул итү хезмәте аша юлларга була.

    “Россия Пенсия фонды Татарстан Республикасы Бәлекчәсенең контакт- үзәгенә 8(843)279-27-27 телефоны буенча шалтыратып, оператив мәгълүмат алырга мөмкин”,- диде Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.

    Пенсия фондының территориаль офисына килергә кирәк очракта алдан язылып кую хезмәтеннән файдалану отышлы булачак, болай эшләү клиентлар белән эшләү бүлмәсенә билгеләнгән вакытка килү мөмкинлеге бирә һәм чират торып, вакыт үткәрүдән азат итә. Дистацион рәвештә кабул итү вакытын үзгәртергә яисә кичектерегә була.

Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз!

24 март 2020 елда Пенсия фондының Кайбыч районы бүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең урынбасары Елена  Горюнова пенсия фондына кагылышы  сораулары булган Кайбычлыларны кабул итәчәк. 

Кабул итүгә алданязылуөчен телефон

номеры 2-10-74.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

      Бүген Ябалак авыл җирлеге территориясендә өмә булып узды, анда бюджет хезмәткәрләре катнашты. Өмә барышында юл буйлары чүп-чардан чистартылды.


13
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.

Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.

Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар,  I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе  нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.

Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында  расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:

  •  өлкән яшьтәге кешене караучы гражданның яшәү урыны һәм тәрбияли башлау вакыты күрсәтелгән гариза;
  •  хезмәткә яраксыз өлкән яшьтәге кешенең яисә 18 яшькә кадәрге инвалид-баланың законлы вәкиленең әлеге караучыга риза булуы  күрсәтелгән гаризасы; 14 яше тулган инвалид-бала гаризаны үзе дә бирә ала. Тиешле тәртиптә эшкә сәләтсез дип танылган гражданнарны караучы исеменнән дә гаризаны бу эшкә вәкаләте расланган кеше яза. 18 яшькәчә инвалид-бала яки балачактан I төркем инвалид имзасының үзенеке икәнен тикшерергә кирәк булган очракта бу эшне тәрбияләнә торган кешегә пенсия түли торган органның тикшерү акты төзелә.
  • өлкән яшьтәге кешене караучының яшәү урыны буенча мәшгульлек узәгендә исәптә тормавын һәм пособие алмавын раслаучы белешмә;
  • пенсия яшенә җиткән өлкән яшьтәге кешенең дәвалау учреждениесеннән алынган, даими рәвештә чит кеше ярдәменә мохтаҗ булуын раслаучы белешмә.
  • өлкән яшьтәгеләрне караучының шәхесен раслаучы документ һәм аның хезмәт кенәгәсе, шулай ук хезмәткә яраксыз кешенең хезмәт кенәгәсе.
  • 14 яше тулган мәктәп укучысының дәресләрдән бушаган вакытта ярдәмгә мохтаҗ гражданны карарга әтисе яки әнисе, яисә опека һәм попечительлек органыннан алынган язма рөхсәте.
  • белем бирү эшчәнлеге белән шөгыльләнүче оешманың караучының көндезге формада укуын раслаучы белешмәсе;
  • караучы билгеләнгән инвалид яки өлкән яшьтәге кешенең законлы вәкиленең вәкаләтләрен раслый торган документлар (опека һәм попечительлек органнарыннан алынган белешмә, ул булмаганда – әлеге органның карары, уллыкка алу турында таныклык, паспорт яисә шәхесне раслаучы башка документ).

Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.

Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.

«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.

Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.

Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.

Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

     Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы (алга таба – министрлык) хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта «Татэнергосбыт» АҖ торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә бердәм түләү документына электр белән тәэмин итү хезмәтен кертү буенча эшләрне тәмамлый. Нәтиҗәдә, 2020 елның мартыннан бөтен республика халкына электр белән тәэмин итү хезмәте буенча «Татэнергосбыт» АҖнән аерым счетлар җибәрелмәячәк.
     Әлеге яңалык торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек иткәндә гражданнарның уңайлылыгын арттыруга юнәлдерелгән һәм барлык түләүләрне бер түләү белән түләргә мөмкинлек бирә.
      Әлеге яңалыкларның гражданнар өчен гадәти булган коммуналь хезмәтләр өчен түләү тәртибенә кагылуын истә тотып, министрлык әлеге мәгълүматны халык белән мәгълүмати эш алып бару өчен җибәрә.


9
март, 2020 ел
дүшәмбе

   Бүген Морза Бәрлебаш  авылы клубында   "Ялкын" төркеме 8 нче март бәйрәменә багышланган "Язлар ямьле гүзәл затлар белән" дип  исемләнгән  концерт программасы белән чыгыш ясады.


8
март, 2020 ел
якшәмбе

       Бу истәлекле көндә Евдокия Ивановнаны Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» Медален чәчәкләр бәйләме һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күнел күтәренкелеге теләде.

       Шулай ук юбилярны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.


7
март, 2020 ел
шимбә

1 нче КАГЫЙДӘ. КУЛЛАРНЫ ЮАБЫЗ

Теләсә кайсы җәмәгать урыннарында, транспортта, ишек ручкаларына, акчага, оргтехникага, ашарга һәм ашарга әзерләүгә кагылганнан соң кулларыгызны юыгыз. 
Су һәм сабын куллану  мөмкинлеге булмаганда дезинфекция чаралары яки бер тапкыр кулланыла торган дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
Битегезгә һәм күзләрегезгә юылмаган куллар белән кагылмагыз.
Уртак сөлгеләрдән файдаланмагыз.

 2 нче КАГЫЙДӘ. ЭШ УРЫНЫ ГИГИЕНАСЫН САКЛЫЙБЫЗ

Сезнең эш урыныгызның гигиеник булуына ышаныгыз. 
Вирусларны өстәл, урындыклар, ишек ручкалары, гаджетлар, клавиатуралар, мониторлар, портфельләр, сумкалардан арындыру өчен, аларны көнкүреш юу чаралары (мәсәлән, сабын эретмәсе) кулланып дезинфекцияләгез.
Бүлмәләрне эштә һәм өйдә еш җилләтегез, дымлы җыештыру үткәрегез.

з нче КАГЫЙДӘ. ГОМУМИ ГИГИЕНАНЫ САКЛЫЙБЫЗ

Көн саен душ кабул итегез, чәчләрегезне юыгыз. 
Көн дәвамында 3-4 тапкыр юыгыз агынты су белән йөзегезне һәм борыныгызны юыгыз. 
 Үбешү һәм кочаклауларга чик куегыз.
Эштә  ашны махсус билгеләнгән урыннарда гына кабул итегез. 
 4 нче КАГЫЙДӘ. СУЛЫШ ОРГАННАРЫН МЕДИЦИНА БИТЛЕГЕ ЯРДӘМЕНДӘ ЯКЛЫЙБЫЗ.

Медицина битлекләре кешеләр күпләп җыела торган урыннарга йөргәндә, җәмәгать транспортында йөргәндә, авыруларны караган вакытта һәм респиратор вирус инфекцияләре булган затлар белән сөйләшкәндә кулланыла.
Үзеңне йоктырудан саклау өчен битлекне дөрес йөртү мөһим: битлек ныгытылырга,  авызны  һәм борынны  әйбәтләп ябып куярга тиеш;

- дымлы яки юеш битлекне яңа битлеккә алыштырырга кирәк;

- битлекне һәр 2 сәгать саен алыштырырга кирәк;

- төшерелгән очракта битлек өслегенә кул белән кагылмаска тырышыгыз;

- файдаланылган битлек чүп контейнерына утильләштерелергә тиеш;

- Икенче тапкыр бер тапкыр кулланыла торган битлекне кулланмагыз.Бер тапкыр кулланыла торган битлек булмаган очракта, аны өй шартларында 4 катлы марлядан тегәргә мөмкин.
Авыруны караганда, контакт тәмамланганнан соң, битлекне кичекмәстән салдырырга һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Ачык һавада битлек куллану киңәш ителми.
Кулланган тукыма кулъяулыгын төчкергәндә һәм йөткергәндә үк алыштырырга кирәк.

 5 нче КАГЫЙДӘ. Беренче симптомнар барлыкка килгәндә (тән температурасы, өшү, баш авырту, борын тыгылу, ютәл, авыр сулыш)

Аралашуны чикләргә.
Өйдә калып,  медицина ярдәме сорап дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итегез.
Ашау  һәм эчү өчен  шәхси  савыт-саба һәм аны юу өчен шәхси чаралар кулланырга.
 6 нчы КАГЫЙДӘ. КОМАНДИРОВКАГА ЯКИ ЯЛГА ЧЫККАНДА

Вирус инфекциясе, шул исәптән коронавирус COVID-19 таралышы буенча риск зонасына барудан тыелыгыз.

Эш бирүчегә кайсы  илгә баруыгыз  турында тулы мәгълүмат бирегез.

Чит җирдән булып,  14 көн  кайтканнан соң аралашуны чикләгез

ПРОФИЛАКТИКА-УЛ ГАДИ. ҮЗ - ҮЗЕМ, ЯКЫННАРЫМ ТУРЫНДА КАЙГЫРТАМ


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International