Бүген Бәрлебаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, Евдокия Ивановна үзенең 96 еллыгын билгеләп үтә.

2020 елның 8 марты, якшәмбе

        Бу истәлекле көндә Евдокия Ивановнаны Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул ветеранга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» Медален чәчәкләр бәйләме һәм шәхсән үзеннән истәлекле бүләк тапшырды. Аңа нык сәламәтлек, озын гомер һәм күнел күтәренкелеге теләде.

        Шулай ук юбилярны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International