Кайбычта сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә багышланган митинг узды.

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

   15 февраль көнне Олы Кайбыч авылында сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәл янында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 31 ел тулуга багышланган митинг булды. Әфган җирендә башын салган, шулай ук вакытсыз киткән якташларыбызны искә алырга ветеран-әфганчылар, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре, яшь армиячеләр һәм районның битараф булмаган кешеләре килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International