ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген Бәрлебаш авылында яшәүче Ерамасова Татьяна Михайловна үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Аны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады. Аңа нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

     Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә урыны белән яшен, яңгыр, боз, көчле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүен игълан итте.


13
июль, 2019 ел
шимбә

         Бүген Кайбыч районында сугышчы-интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлекле мемориаль такта ачу тантанасы булды.Морза Бәрлебашы авылыннан Рафил Искәндәр улы Борһанов һәм Иске Чәчкаб авылыннан Илшат Дәүләтша улы Хисамов исемнәрен мәңгеләштерү максатында, алар туып үскән йортларга элмә такталар урнаштырдылар.

           Ачу тантанасына хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы истәлегенә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, һәлак булган сугышчыларның туганнары, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы, укытучылар һәм яшь армиячеләр килде.

 

     Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Кадырова Асия Хайрулла кызы​  үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады.Асия Хайрулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген, 8 июль көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында гаилә бәйрәме, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.

        Әлеге чарага Ябалак авыл җирлегеннән 50, 55 ел бергә яшәгән парлар да чакырылган иде. Бу-гаилә тормышының» зөбәрҗәт " юбилярлары Кече Кайбычтан Шәүкәт һәм Фәүзия Гомәровлар, шулай ук «алтын» юбилярлар Әсхәдулла һәм Фәридә Яруллиннар, Нәбиулла һәм Мәдинә Сабитовлар.   Юбилярларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде һәм котлады:

       –Сез иң бәхетле кешеләр, чөнки күп еллар бәхетле никахта яшәүне мин зур байлык дип саныйм. Сез безнең өчен үрнәк. Ходай безгә дә шундый тормыш юлын узарга насыйп итсен иде.


6
июль, 2019 ел
шимбә

    Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.

    6 июль көнне Бәрлебаш  авылында “Кичке уен» гөрләде. Бәйрәмне олылар һәм балалар уен җырлары белән башлап җибәрде. Әби-бабаларыбыздан өйрәнеп калган төрле уеннар уйналды.  Шулай ук балалар һәм олылар өчен дә төрле конкурслар, спорт уеннары оештырылды. 
 


5
июль, 2019 ел
җомга

     Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче  Хөснетдинов Юныс Гарәфетдин улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады,Юныс Гарәфетдин улына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

     Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче  Гарәфетдинова Фәридә Карибулла Кызы​  үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады,Фәридә Карибулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

  Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына безнең районнан хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату булды. Шуларның 3се Ябалак авыл җирлегеннән Илмир Вахитов һәм Инсаф Гыйматдинов, Морза Бәрлебашынан Рәдис Сибгатуллин армиягә киттеләр. Бу көнне аларны әти-әниләре, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары озатты. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт, исән-сау хезмәт итеп кайтуларын теләде, шулай ук аларның гаиләләренә истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук  беренчел хәрби исәпкә алу буенча белгеч Сәвия Зиннур кызы һәм "Форпост" үзәге директоры Юрий Михайлов та катнашты.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар  һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.

Арттырылган күләмдә түләүне июль аенда мөрәҗәгать итүчеләр генә түгел, әлегә кадәр бу төр түләүне ала торган 9 мең кеше дә алачак. Түләүне арттыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Хәзерге вакытта 9.5 мең инвалид-бала яки балачактан инвалид беренче төркем инвалидны караучы гражданнарга 5.5 мең сум акча түләнә. 

«Айлык акчалата түләүне Россиядә яшәүче, хезмәткә яраклы булып та, 18 яшькә җитмәгән инвалид-бала яисә беренче төркем балачактан инвалидны караучы гражданнар ала. Әлеге төр түләү инвалид-баланың яки балачактан инвалидның пенсиясе буенча билгеләнә»,- дип билгеләп үтте Россия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли. Сез шулай ук Пенсия фонды органнарындагы клиентларны кабул итү хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International