Бүген Россия Кораллы Көчләре сафына безнең районнан хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату булды. Шуларның берсе-Кече Кайбычта яшәүче Илнур Хикмәтуллин. Аны әти-әниләр, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары үткәрергә килгән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән солдатларга котлау сүзләрен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров җиткерде. Ул егетләргә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен һәм исән-сау өйләренә әйләнеп кайуларын теләде.
Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.
Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.
«Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.
* * *
2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да индексацияләнгәннән соң үзгәрешсез кала.
Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .
Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.
Ябалак авыл җирлегендә яфрак азык әзерләү бара.
Бүген Ябалак авыл җирлегендә эшләүче барлык хезмәткәрләр яфрак азык әзерләүгә чыктылар.
21 июнь көнне Ябалак авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көненең бер өлешенә әверелгән «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. Акция 21.00 сәгатьтә Ябалак авылында урнашкан һәйкәл янында башланды. Бу көнне һәйкәл янына һәлак булган солдатларга хөрмәт йөзеннән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, авыл җирлеге хезмәткәрләре , клуб, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл халкы да килгән иде.
Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Хафизова Гайшә Карибулла кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады, Гайшә Карибулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
16 июнь конне Бәрлебаш авылы клубында Роберт Галиев җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театры, “Йорәк гафу итәрме” дип исемләнгән җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте.
Район прокуратурасы Чуашстанда яшәүче 30 яшьлек Алексей Зайламовка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд аны РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (законсыз ау, әгәр дә бу гамәлләр аеруча зур зыян китерсә).
Суд тарафыннан 2018 елның 30 декабрендә, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Балтай участок урманчылыгы территориясендә, Татарстан Республикасы Апас районы Чирмешән авылыннан 2300 метр ераклыкта Зайламов, теркәлгән шома көпшәле ау мылтыгыннан дүрт атуның законсыз рәвештә бер башлы поши-самканы атып үтерүе ачыкланды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 боерыгы белән расланган, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы расланды.
Зайламов үз гаебен тулысынча таный һәм китерелгән зыянны каплый.
Суд аны 2 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итеп, 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы 18 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, 2017 елдан ул хәрби исәптә торды һәм хәрби хезмәткә яраклы дип танылды, Татарстан Республикасы Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатына килү турында берничә тапкыр повестка белән хәбәр ителде.
Ихтирам сәбәпләре булмаган очракта, хәрби комиссариатка соңгы вакытта да кермәде, яшәү урынын алыштырды, Магниторгорск шәһәренә китте, шуның белән хәрби хезмәткә чакырудан качты.
Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.
Суд, Дәүләт гаепчесе позициясен исәпкә алып, аны РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 15 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.
Суд карары хәзерге вакытта законлы көченә кермәгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
1 июнь көнне Бәрлебаш МФЦ хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Бәрлебаш авылы халкыннан сабантуйга сөлге җыю оештырдылар. Татар милли костюмнарына киенгән, тере гармун тавышлары астында урамнарда йөрделәр, күңелле халык җырлары җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.