1 июнь Балаларны яклау көне белән котлыйбыз һәм чын-чынлап бәхетле һәм мәшәкатьсез балачак, әти-әниләрнең нык мәхәббәтен, дуслар белән күңелле уеннар, тыныч күк йөзе һәм матур хыяллар телибез. Һәр көн искиткеч маҗаралар һәм зур уңыш бүләк итсен өчен, балаларның йөзендә һәрвакыт ихлас күңелдән елмаю балкуын телибез.
Балалар елмаюлары безнең планетаны яктыртсын һәм безнең җиребездә яшәүче һәр кечкенә кеше сәламәт һәм бәхетле булсын.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.
Рfr_rt абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча 2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.
"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Мәгълүматлаштыру адреслы булсын һәм гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.
__________________________________
Кичә 17 май көнне Кече Кайбыч авылы мәчетендә Ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлесне үткәрүне үз остенә алучы Кече Кайбыч авылында туып ускән Фирдинә Нигматова гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Кылган игелекләрегез, сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" Ябалак авылы буенча 6 нчы июнь көнне Якты урамында һәм Латыф Хәмиди урамында план эшләре белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.
08: 00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр
Бүген Кече Кайбыч авылының 16.036.05 хисап участогында Ябалак һәм Багай авыл җирлекләре сайлаучылары өчен праймериз узды. Бирегә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тормыш иптәше Эльмира Рәшитовна белән бергә килде.
Бүген 25 май көнне барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу укучы өчен дә, аның әти-әнисе һәм укытучылары өчен дә бик мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" - ул озак еллар истә калырлык олы мөстәкыйль тормышка беренче адым ясау.
Бүген 21 нче май көнне Ябалак авылында гомер кичерүче Әминә Әһлиулла кызы Сәләхеева үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның бәхетен күреп, шатланып яшәвен теләделәр.
2019 елның 20 нче маенда Бәрлебаш авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе узды.Мәҗлесне үткәрүдә зур өлеш керткән район башлыгы Альберт Рахматуллинга авыл халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез.Бу мәҗлесне үткәрүчеләргә тоткан чыгымнары, кылган игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз.
Районыбызда яз- көз айларында Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылачак егетләр белән тантаналы очрашу үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысы шимбә көнне үтте.
Районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова әйтүенчә, бу язгы чакырылышта 29 егет солдат формасы кияргә җыена. Район Советы бинасының актлар залында үткән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, яшь армиячеләр хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов, хәрби бурычын Германиядә үтәгән Хәбир Нәбиуллин, егетләрнең әти- әниләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Очрашу кичәсен мәдәният хезмәткәрләре алып барды, хәрби темага җырлар яңгырады.
Булачак солдатларны, әти- әниләрен сәламләп Альберт Рәхмәтуллин, Илшат Паймурзин, Илһам Хөснетдинов, Хәбир Нәбиуллин чыгыш ясады.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" Ябалак авылы буенча КТП 249, 250 алыштыру белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.
06.06.2019 ел 08:00 17:00 сәгатькә кадэр
07.06.2019 ел 08:00 17:00 сәгатькә кадэр