Кайбыч районында сугышчы-интернационалистларга мемориаль такта ачу тантанасы узды

2019 елның 13 июле, шимбә

                          Бүген Кайбыч районында сугышчы-интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлекле мемориаль такта ачу тантанасы булды.Морза Бәрлебашы авылыннан Рафил Искәндәр улы Борһанов һәм Иске Чәчкаб авылыннан Илшат Дәүләтша улы Хисамов исемнәрен мәңгеләштерү максатында, алар туып үскән йортларга элмә такталар урнаштырдылар.

           Ачу тантанасына хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы истәлегенә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, һәлак булган сугышчыларның туганнары, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы, укытучылар һәм яшь армиячеләр килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International