ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән Ветераннарга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына азык төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшырылды.

    Ябалак авыл мәдәният йортында ремонт эшләре уңаеннан учреждение хезмәткәрләре көн саен тирә-юньне җыештырырга чыгалар, тәртипкә китерәләр.


22
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Экологик икеайлык кысаларында авыл җирлеге учреждениеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре күл тирәләрен җыештырырга чыктылар.

   Бүген 21 нче апрель конне Кече Кайбыч авылы мәчетендә Бәраәт кичәсе оештырылды. Бу Бәраәт кичәсендә Кече Кайбыч авылы картлары, авыл имамы Мәгъзүм хәзрәт Тимершин, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Әлеге кичәне  оештыруда Тимершин Мәгъзум хәзрәт,Камалиев Фәнис Кәрибулла улы, Халитов Зөлфәт Ягъфәр улы һәм авыл халкы ярдәм күрсәтте. Бәраәт кичәсендә  Ясин укылды, догалар кылынды. 


21
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Ильмира Мингариф кызы!

Сине олы бәйрәмең — 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлы­гы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба­лаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

 Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" Кече Кайбыч авылында план эшләре белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.

17.04.2019 ел  8:00 17:00 сәгатькә кадэр


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

23 апрель2019 елда Пенсия фондының Кайбычрайоныбүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән  башлап Татарстан Республикасы  буенча  Пенсия Фонды  Идарәчесенең урынбасарыЕлена  Горюнова пенсия фондына кагылышысораулары булган Кайбычлыларныкабул итәчәк. 

Кабул итүгә алданязылуөчен телефон номеры 2-10-74.

 

 

 


5
апрель, 2019 ел
җомга

Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы сезне 2019 елның 6 апрелендә Бәрлебаш күп функцияле үзәгенә Бөрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары коллективы башкаруында "Айлы кичтә бакчада" музыкаль театраль тамашасына чакырабыз. 

Башлана 19: 00

Керү бушлай.

     Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" Кече Кайбыч авылында план эшләре белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.

16.04.2019 ел  8:00 17:00 сәгатькә кадэр


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Морза Бәрлебаш авылында гомер итүче Тәгъзимә Борһанетдин кызы Гиламова 4 апрельдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Тәгъзимә Борһанетдин кызы!

Сине олы бәйрәмең — 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлы­гы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба­лаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International