ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан буенча Пенсия фонды Бүлекчәсе мошенниклыкның яңа схемасы барлыкка килү хакында хәбәр итә, хроник авырулардан интегүче пенсионерлар әлеге тозакка эләгергә мөмкин.

Россия Пенсия  фондының рәсми сайтына бик охшаш ялган сайтта буыннарны дәвалый торган дару препараты турында реклама урнаштырылган. Мошенниклар  Дәүләт Думасы әлеге даруны бушлай биру турында Закон кабул итте дигән ялган хәбәр тарата.

«2019 елнын 19 августында Пенсия фондын 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга буыннарны дәвалый торган препаратны бушлай таратырлык квота бирергә мәҗбүр итә торган Закон өченче укылышта кабул ителде. Әлеге карарның инициаторы – Казан шәһәре Пенсия фонды идарәсе начальнигы Галина Ивановна Стриженова. Анын фикеренчә, властьлар илебездәге пенсионерларның кыйммәтле дару препаратлары ала алмауларына куптән игътибар итәргә тиеш булганнар».

«Пенсия фонды булекчәсе Казан шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигының исем фамилиясе уйлап чыгарылган булуын һәм башка мәгълуматларның да дөреслеккә туры килмәвен хәбәр итә. Пенсия фонды хезмәткәрләре беркайчан бер нинди товар тәкъдим итмиләр», - ди ТР буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Татарстанлыларны уяу булырга һәм мошенниклар тозагына эләкмәскә чакырабыз.

Исегезгә төшерәбез, Пенсия Бүлекчәсе һәм аның территориаль органнары хезмәткәрләре теге яки бу документны рәсмиләштерергә тәкъдим итеп өйдән-өйгә йөрмиләр, чагыштыру яисә тикшерү өчен СНИЛС яки башка персональ мәгълуматлар сорамыйлар.

Гражданнар Россия Пенсия фондының шәһәр һәм районнардагы клиентлар хезмәтендә яисә специальләшкән «Мобильклиентлархезмәте»нең урыннарга барып хезмәт күрсәтү барышында кабул ителә. Барлык хезмәткәрләрнең Россия Пенсия фонды хезмәткәре таныклыгы бар, алар гражданнар таләбе буенча әлеге таныклыкны күрсәтергә бурычлы.

Пенсия хезмәтләреннән шулай ук Пенсия фондының www.pfrf.ru сайты ярдәмендә, гражданинның es.pfrf.ru шәхси кабинеты аша файдаланырга, шулай ук кызыксындырган сорауны белгечкә online аша бирергә була. Порталга керү өчен гражданнарга идентификацияләү һәм аутентификациялләүнең Бердәм системасындагы (ЕСИА) исәп язуыннан файдаланырга кирәк.

Болардан тыш республикада 27-9-27-27 телефоны буенча ял һәм бәйрәм коннәреннән тыш душәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00 – 18:00 сәгатьләр дә, җомга көнне 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр, 12:00 дән 12:45 сәгатьләрдә төшке ялга туктап, дистанцион хезмәттәшлек итү контакт үзәге эшли.

 

           2019 елның алты аенда Татарстан Пенсия фонды пенсия алды яшендәге 22 мең гражданның яңа законнар җыелмасы буенча тиешле социаль ярдәмгә  һәм ташламаларга хокукларын раслады. Әлеге белешмәләр хакимият органнарына һәм ведомстволарга җибәрелде, пенсия яше алды яшендәгеләрнең үзләренә Пенсия фондының территориаль органнарында, күп функцияле үзәкләр яисә гражданнарның шәхси кабинетлары аша җибәрелде.

        Ел башыннан эш белән тәэмин итүчеләр тараткан мәгълүмат пенсия яше алдындагы эшләүче гражданнарга диспансерлаштыру узу өчен бирелә торган түләүле ял көне хакында иде. Эш бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләре  буенча Россия Пенсия фонды 16 мең кешегә карата мәгълүматларны тапшырды. Әлеге мәгълүмат алмашу, мәшгульлек үзәкләре кебек үк, үзара килешүләр нигезендә алып барыла. Бүгенге көнгә Пенсия фонды белән эш бирүчеләр арасында 46 мең килешү төзелде.

         Пенсия  алды  яшендәге гражданнарның яңа һөнәр үзләштерүгә, уку квалификацияләрен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру һәм пенсия яшендәгеләрнең уку яки эш эзләү чорында арттырылган пособие түләүче мәшгульлек үзәге соравы буенча 4,5 мең кеше статусларын раслады.

       Исегезгә төшерәбез, әгәр  пенсия алды яшендәге гражданы ташламаларга хокукы барлыгын мөстәкыйль рәвештә раслага теләгән очракта Пенсия фонды сайтындагы Шәхси кабинет аша яисә Пенсия фонды идарәләрендәге клиент хезмәте  аша  эшли ала. Әлеге ысулдан ел башыннан бирле 920 кеше белешмә алган. Тагын 460 граждан күпфункцияле үзәкләрләргә мөрәҗәгать иткән.

     Пенсия яше алды гражданнарга ташламалар 2019 елда ясала башлады. Моңа кадәр бу хокуктан бары тик пенсия яшендәгеләр генә файдалана ала иде. Ташламаларның күбесе федераль характерда, алардан яңа пенсиягә чыгу яшенә кадәр биш ел яки элеккеге пенсиягә чыгу яше чикләрендә – хатын - кызлар өчен 55 яшьтән һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән файдаланырга мөмкин», - дип билгеләп үтте Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе  идарәчесе Эдуард Вафин.

      2019 елдан башлап  россиялеләрнең күпчелеге өчен пенсиягә чыгу  яше үзгәрмәсә дә, алар пенсия алды ташламаларыннан файдаландылар. Бу, әйтик, биш баласы булган күп балалы аналарга һәм вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукына ия булган кайбер гражданнарга кагыла.

   Бүген Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме узды. Укучыларны, укытучыларны котларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул үз чыгышында берничә буын Бәрлебашлыларны тәрбияләү һәм белем бирү эшенә зур өлеш керткән педагогик хезмәт ветераннарына, укытучыларга фидакарь хезмәтләре, сабырлыклары һәм балаларга карата мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде.  Район башлыгы укучыларга зур уңышлар теләде. - "Сез балалар-безнең киләчәгебез, мин сезнең белән горурланам, яхшы укыгыз һәм укытучыларны тыңлагыз, Хәерле юлга!",- диде Альберт Илгизәрович.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Альберт Илгизәр улының кече улы Сәйдәш бу мәктәпкә беренче сыйныфка килде.


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

"Белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү» конкурсы нәтиҗәләре буенча акчалата сертификатлар тапшырылды.

Башлангыч мәктәп филиаллары, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге, балалар бакчалары арасында:

2 урын-Кече Кайбыч мәктәбе һәм балалар бакчасы (3000 сум),


27
август, 2019 ел
сишәмбе

 Бүген Ябалак авылы мәчетендә Корбан гаете уңаеннан хәйрия ашы узды. Бу ашны Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гыйзәтуллина Мөслимә Фәрит кызы оештырды, шулай ук "Дубрава" агрофирмасы корбан итен тапшырды.

         Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. Ул барлык  табын артында утыручыларны  бәйрәм белән котлады, барысына да игелек теләде, шулай ук оештыручыларга бәйрәм табыны өчен рәхмәт белдерде.


21
август, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;

• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;

•  шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе   идарәчесе Эдуард Вафин.


18
август, 2019 ел
якшәмбе

 Кичә 17 август конне Кече Кайбыч авылында гөрләп Авыл көне утте. Бу искиткеч күңелле чарага Абыйлы-энеле Наил һәм Раил Галиев, Фәрит, Фәннур һәм Фәнил Зинуров авылдашларын бер мәйданда җыйды.Бу матур бәйрәмне оештыруда катнашкан Наил һәм Раил Галиев, Фәрит, Фәннур һәм Фәнил Зинуров гаиләләренә, бәйрәмне үткәрүдә булышкан авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәмне авыл мулласы Мәгзум абый дога белән башлап җибәрде, аннан сон район башлыгы Алберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, ул барлык авыл халкын шушы бәйрәм белән котлады, дәвам итеп Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина уз теләкләрен җиткерде. Авыл көне җыр-моңга урелеп, төрле уеннар белән дәвам итте. Кунаклар өчен  пылау, уха һәм хашламалар пешерелде. Самавырларда чәй кайнап торды, коймаклар өлгерде .


16
август, 2019 ел
җомга

       Бүген Ябалак авылында яшәүче Салаватова Алинә Шәрәфулла кызы үзенең 18 яшьлек туган көнен  билгеләп үтә.

     Алинә Шәрәфулла кызы !!!

      Сине унсигез яшьлек юбилеең белән котлыйбыз.Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телибез. Янында һәрвакыт ышанычлы, таянырдай  ярдәм итәрдәй якыннарың, дусларың булсын. Бәхетле бул.


14
август, 2019 ел
чәршәмбе

 Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы, ААҖ "Челтәр компаниясе" , электр челтәре җиһазларын ремонтлауга планлы рәвештә Кайбыч районы,Кече Кайбыч авылы,Үзәк урамы, Галия Кайбицкая урамы, Мәктәп урамы буенча электр энергиясен өзеп тору (төнгә сүндереп тору )мөмкинлеге турында хәбәр итә.

 05.09.2019 8: 00-06.09.2009-21:00 кадәр

 11.09.2019 8: 00-12.09.2009-17:00 кадәр

 

     2019 елның 13 августында Татарстан Республикасы «НАЗ» ятим балаларга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды җитәкчесе Нурания Сәйфетдинова чакыруы буенча безнең районнан 8 хатын-кыз, шул исәптән Ябалак авыл җирлегеннән 4 хатын - кыз, Корбан бәйрәме алдыннан, Казанда " Сөләйман»кафесында узган хәйрия ашына чакырылган иде. 
          Бер-берсенә чәчәкләр бүләк итү-хәйрия фондының иң матур традицияләренең берсе. Бу бәйрәм көнендә дә Нурания Сәйфетдинова барлык хатын-кызларга да чәчәкләр бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International