Бүген Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә белем бәйрәме узды. Укучыларны, укытучыларны котларга муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин килде. Ул үз чыгышында берничә буын Бәрлебашлыларны тәрбияләү һәм белем бирү эшенә зур өлеш керткән педагогик хезмәт ветераннарына, укытучыларга фидакарь хезмәтләре, сабырлыклары һәм балаларга карата мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы укучыларга зур уңышлар теләде. - "Сез балалар-безнең киләчәгебез, мин сезнең белән горурланам, яхшы укыгыз һәм укытучыларны тыңлагыз, Хәерле юлга!",- диде Альберт Илгизәрович. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Альберт Илгизәр улының кече улы Сәйдәш бу мәктәпкә беренче сыйныфка килде.