Кичә 17 август конне Кече Кайбыч авылында гөрләп Авыл көне утте. Бу искиткеч күңелле чарага Абыйлы-энеле Наил һәм Раил Галиев, Фәрит, Фәннур һәм Фәнил Зинуров авылдашларын бер мәйданда җыйды.Бу матур бәйрәмне оештыруда катнашкан Наил һәм Раил Галиев, Фәрит, Фәннур һәм Фәнил Зинуров гаиләләренә, бәйрәмне үткәрүдә булышкан авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәмне авыл мулласы Мәгзум абый дога белән башлап җибәрде, аннан сон район башлыгы Алберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады, ул барлык авыл халкын шушы бәйрәм белән котлады, дәвам итеп Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзәтуллина уз теләкләрен җиткерде. Авыл көне җыр-моңга урелеп, төрле уеннар белән дәвам итте. Кунаклар өчен пылау, уха һәм хашламалар пешерелде. Самавырларда чәй кайнап торды, коймаклар өлгерде .