ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

Каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен түләү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Дүшәмбе көнне авыл җирлекләре башлык¬лары катнашында узган киңәшмәдә халыкның, хакимият органнарының һәм Бердәм исәпләү үзәгенең уртак хезмәттәшлек итү механизмы эшләнде. Әлеге киңәшмәне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.

Киңәшмә авыл җирлекләре башлыкларында һәм халыкта килеп туган сорауларга җавап табу формасында узды. Бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Хәмзә Хәялиев конкрет мисаллар ярдәмендә сорауларга җавап һәм закон нигезләмәләренә аңлатма бирде.
Каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен гыйнвар-февраль айларына түләү квитанцияләрен агымдагы айда алдык. Халыкның яртысыннан артыгы аны түләгән инде. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, Мөрәле авыл җирлегендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән, әлегә иң аз түләү – Федоровскоеда.

ПРОПИСКА БУЕНЧА ТҮЛИБЕЗ
Тагын бер тапкыр кабатлап әйтелде: закон кушканча, йортта пропискада булган һәр кеше әлеге хезмәт өчен түләргә тиеш. Ләкин, пропискада булып та, анда яшәмәүчеләр һәр авыл җирлегендә дә шактый булып чыкты. Хәмзә Хәялиев аңлатма биргәнчә, әгәр дә андыйлар каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен фактик яшәү урыны буенча түләсә, аларга авыл җирлеге администрациясенә идарәче кампаниядән түләүчеләрнең исем-фамилияләре күрсәтелгән белешмә һәм квитанция алып кайтып тапшырырга кирәк була. Ике җирдә түләү булырга тиеш түгел. Әгәр дә фактик яшәү урыны буенча түләү алып барылмаса, прописка буенча түләнергә тиеш, федераль законның нигезләмәсе шундый. Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, авыл җирлекләре башлыкларының бурычы – ныклап тикшерелгән, төгәл мәгълүматлар базасын булдыру. Әлеге база квитанция¬ләр җибәрү өчен Бердәм исәпләү үзәгенә һәм ташламалы гражданнарга субсидия билгеләү өчен социаль яклау бүлегенә бердәм булачак. Авыллардагы йортларда яшәүчеләр исемлегенә төгәллек кертү дәвам итәчәк. Авыл җирлекләре башлыклары алдында торган мәсьәлә – хәрби хезмәткәрләрне, чит илдә яшәүчеләрне, иректән мәхрүм итү урыннарында булучыларны исемлекләрдән төшерү. Бу раслаучы документлар ярдәмендә эшләнә. Моның өчен үзара эшчәнлек алып бару тәртибе, тәкъдим ителүче белешмәләрнең һәм башка документларның формасы билгеләнгән.

 

СУБСИДИЯ КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ?
– Льготалы категория гражданнарына субсидия билгеләү турыдан-туры каты көнкүреш калдыклары җыйган өчен түләүгә бәйле, – диде Республика матди ярдәм күрсәтү үзгенең Кайбыч районындагы бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина. – Әгәр дә субсидиягә дәгъва итүче ике ай дәвамында коммуналь хезмәтләрнең берәрсе өчен генә булса да түләмәсә, аңа субсидия билгеләнсә дә, түләнми.
Ул ташламага ия гражданнарга инвалидлар, хезмәт ветераннары, дәүләт бүләгенә ия булучылар, күп балалы гаиләләр керүен әйтте. Шуңа күрә хезмәтләр өчен вакытында һәм тулысынча түләү мөһим. Барлык хезмәтләр өчен дә түләүчеләр субсидия алган инде.

ДОКУМЕНТЛАР ТӘРТИП ЯРАТА
Каты көнкүреш калдык¬ларын җыйган өчен түләү мәсьәләсе буенча фикер алышканда кайбер проблемаларны хәл итү кирәклеге дә ачыкланды. Адресларның төгәл булмавы эшне катлау¬ландыра, урам исемнәрен һәм йорт номерларын тиеш¬ле тәртипкә китерү сорала. Күпләр күчемсез милеккә, җиргә булган документларына еллар буена да күз салмый. Аларда да төгәлсезлекләр булырга һәм бу күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә яки салым түләүләрен башкарганда зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге мәсьәләләрне чишелешсез калдырырга ярамый. Исегездә тотыгыз: проблемаларга юлыкмас өчен, барлык документларыгыз да тәртиптә булу мөһим.
Сүз уңаеннан су өчен артыгын түләргә теләмәүчеләргә, исәпләү приборы урнаштырып, тотылган су өчен генә түләргә киңәш ителде. Тора-бара барлык хуҗалыклар да счетчик буенча түләүгә күчәчәк.
Хәмзә Хәялиев каты көнкүреш калдыкларын җыйган һәм электр энергия-сеннән файдаланган өчен бер квитанция белән түләү мәсьәләсенә дә ачыклык кертте.
– Ике квитанцияне берләштерүне ел ахырына гына планлаштырабыз. Якын айларда клиентлар базасына ачыклык кертелеп бетәчәк, – диде ул.
Шунысы куандыра, районда яшәүчеләрнең күпчелеге закон таләпләрен үтәүгә җаваплы карый. Андыйларга шәхси репутациясе дә, район даны да кадерле. Шуңа күрә барлык хезмәтләр өчен дә вакытында түләп баралар. Кайбыч почтасы начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова әйтүенчә, квитанцияләр таратылып берничә көн үтүгә үк, хат ташучылар түләүләрнең 30 процентын җыеп та алган.
Шәхси эшмәкәр «Хикмәтуллин»ның вәкиле мөһим үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Язгы юл өзеклекләре вакытында машиналар һәр йортның капка төбенә, һәр тыкрыкка кадәр барып җитә алмый. Юлларны бозмау максатында халыктан, авыл җирлекләре башлыкларыннан калдыклар тутырылган пакетларны һәм капчыкларны, мөмкинлектән чыгып, машина йөри ала торган юлга чыгарып куюларын сорады.
Башка төр түләүләрне почтада түләргә гадәтләнгән өлкән яшьтәгеләр каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен дә хат ташучылар аша түли ала. Моның башка төрле ысулы да бар –дәүләт хезмәтләре порталы аша да түләргә була. Моннан хезмәт хакын банк картасына алучылар файдалана ала. Бу җайлы да, өйдән чыгарга да кирәкми, күп вакыт та таләп ителми.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм моның өчен түләү мәсьәләләре буенча сораулар туса, авыл җирлеге администрациясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


23
март, 2019 ел
шимбә

Ябалак авылында гомер итүче Гөлия Нургали кызы Хаялеева 23 мартта үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Гөлия Нургали кызы!

Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлы­гы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба­лаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

     20 март көнне Ябалак авылында яшәүче Калаева Дарья Федоровна үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны юбилее уңаеннан Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы тәбрик итте, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.


18
март, 2019 ел
дүшәмбе

     Соңгы вакытта газ белән агулану очраклары ешайды, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә, 2019 ел башыннан гына газ белән 20 гә якын кеше агуланган, шуларның берничә очрагы фаҗига - үлем белән тәмамланган.


17
март, 2019 ел
якшәмбе

17 март көнне Ябалак авылында яшәүче Ильина Мария Ивановна үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны Яалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы тәбрик итте, аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.


16
март, 2019 ел
шимбә

Көндез республика территориясендә 4 градуска кадәр җылыначак.

 Иртәгә, 17 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Аерым районнарда кар һәм юеш кар явачак, төнлә һәм иртән кайбер урыннарда буран булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.


15
март, 2019 ел
җомга

   Бүген Олы Кайбычтагы чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан район башлыгы призына чаңгы буенча катнаш эстафета ярышлары үткәрелде. Олысы да, кечесе дә иртәдән үк музыка яңгырап торган мәйданга җыелды. Һава торышы да, чаңгычылар теләгәнчә, үзе салкынча, үзе кояшлы иде. Безнен Ябалак авыл жирлегеннән егетләр Ильин Кирил һәм Дворянский Николай да бик теләп катнашты.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте үзе тарафыннан нәшер ителүче газета-журналларга язылучылар арасында һәр подписка саен призлар уйната.

Анда катнашу өчен әлеге җәмгыятьнең кимендә өч басмасына язылып, квитанциянең күчермәсен җәмгыятькә җибәрергә кирәк. «Газетага языл һәм телевизор от!» акция­сендә кайбычлылар да һәрвакыт теләп катнаша. Әлегә телевизор, фотоаппарат кебек кыйммәтле призлар отканнары булмаса да, кызыксындыру бүләгенә ия булучылар бар.  

2019 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу йомгаклары буенча игълан ителгән чираттагы бәйгедә кызыксындыру бүләгенә Бәрлебашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исламия Мусина лаек булды. Төрле бәйгеләрдә, шул исәптән газета-журналарга язылучылар арасында үткәрелгән акцияләрдә даими катнашучы, һәрвакыт эзләнүдә булган тынгысыз җанлы, өлгер Исламия ханым матбугатны якын итүенең сәбәпләре белән бүлеште. 
– Гадәт һәм традиция дигән төшенчәләр гел янәшә йөри кебек тоела миңа. Газета-журналларга язылу минем өчен традиция, ә аларны уку – матур гадәт кенә. Бу ике төшенчә дә гаиләдә туа, үсә, ныгый. Минем өчен гаиләмдә булган, туган һәр гамәл кадерле һәм аны югалтмаска тырышам. Вакытлы матбугатка язылу да шәхси эшем. Яратып язылам, яратып укыйм. Өебезгә килгән «кунак» – кадерле, – диде ул. – Иң беренче район газетасын укыйбыз. Кайвакытта "мин беренче укыйм" дип бәхәсләшеп тә алабыз әле. "Сөембикә" – яраткан журналым. Һәр сүзе якын, чөнки Эльмира апа Закирова, Гөлнур Сафиуллиналар белән якыннан таныш. "Ялкын", "Сабантуй" – үзем дә, балаларым да укып, тәрбияләнеп үскән матбугат, шуңа да аерыласым килми. "Мәгариф" тә инде 28 еллык дустым. Укырга, дөнья сулышы белән яшәргә яратам, яңалыкка омтылам – менә минем матбугатны якын итүемнең сәбәпләре. Электрон вариантка да күз салам, әмма үз итмим. Дусларымның минем янымда булуларын яратам. 


9
март, 2019 ел
шимбә

Бүген 9 март көнне төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә һәм Казанда көньяктан көчле җил, көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Шулай ук юлларның аерым участокларында көчле бозлавык саклана.


8
март, 2019 ел
җомга

    Бәрлебаш авылында яшәүче Фрат Сәет улы Гайнуллин 8 март көнне үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Бикбова Фатыйма Шәүкәт кызы, Ябалак авыл җирлеге башлыгы Гизатуллина Мөслимә Фәрит кызы котлады, аңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшендә уңышлар һәм озын гомер теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International