23 апрель2019 елда Пенсия фондының Кайбычрайоныбүлегендә ( адресы: Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йортта) 13.00 сәгатьтән башлап Татарстан Республикасы буенча Пенсия Фонды Идарәчесенең урынбасарыЕлена Горюнова пенсия фондына кагылышысораулары булган Кайбычлыларныкабул итәчәк.
Кабул итүгә алданязылуөчен телефон номеры 2-10-74.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы сезне 2019 елның 6 апрелендә Бәрлебаш күп функцияле үзәгенә Бөрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе укытучылары коллективы башкаруында "Айлы кичтә бакчада" музыкаль театраль тамашасына чакырабыз.
Башлана 19: 00
Керү бушлай.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" Кече Кайбыч авылында план эшләре белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.
16.04.2019 ел 8:00 17:00 сәгатькә кадэр
Морза Бәрлебаш авылында гомер итүче Тәгъзимә Борһанетдин кызы Гиламова 4 апрельдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Тәгъзимә Борһанетдин кызы!
Сине олы бәйрәмең — 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма
Улыңны солдатка озату күңелгә берникадәр моңсулык өстәсә дә, зур горурлык ул. Кече Кайбыч авылында яшәүче Гөлирә һәм Зөфәр Гашыйгуллиннар бу көннәрдә әнә шундый горурлык һәм шатлык хисләрен кичерә. Аларга Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәреннән, уллары Зильмир хезмәт иткән 3424нче хәрби часть командиры Алексей Решетневтан Рәхмәт хаты килде.
«Хөрмәтле Гөлирә Вәгыйзовна һәм Зөфәр Фәритович! Сезнең улыгыз Зильмир Зөфәр улы хезмәт итү чорында үзен гадел һәм алдына куелган хәрби бурычны вакытында төгәл, намус белән үтәүче хәрби итеп танытты», – диелә әлеге хатта. – «Ул хезмәттәш дуслары арасында ышаныч һәм абруй казанды, теләсә кайсы вакытта сүз белән дә, эш белән дә ярдәмгә килергә әзер тора. Хезмәт итү дәверендә хәрби осталыгы, дисциплиналы, чыдам һәм тапкыр булганы, осталыгы өчен төрле дәрәҗәдәге командирлар тарафыннан берничә тапкыр бүләкләүгә лаек булды. Сезнең улыгыз кебек егетләр хәрби бурычын үтәгәндә, халкыбыз җәмгыятебезнең һәм дәүләтебезнең имин булуына ышана ала. Сезгә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, түземлек, шатлык-куанычлар телим. Улыгызга яхшы тәрбия биргәнегез һәм аны Россиянең чын патриоты итеп үстергәнегез өчен баш иеп рәхмәт әйтәм».
Безнең районда абыйлы-энеле Ильмир һәм Зильмир Гашыйгуллиннарны белмәгән кеше сирәктер, мөгаен. Сабантуйларда бил алышып, күп тапкырлар батыр калган егетләр алар. Мәктәптә укыган чагында чаңгы ярышларында да җиңү арты җиңү яулап килгәннәр.
– Рәхмәт хаты килгән көнне, әйтерсең лә, сумка тулы шатлык күтәреп кайттым, әтисе дә, үзем дә бик сөендек, – диде Зильмирның әнисе, Кече Кайбыч авылында хат ташучы булып эшләүче Гөлирә ханым. – Улыбыз, мәктәпне тәмамлауга ук, узган елның июль аенда үзе теләп армиягә китте. Солдат тормышыннан зарланганы юк, яратып, бар күңелен биреп хезмәт итә. Балаларыбыз кечкенәдән кул арасына кереп, эшләп, дусларына карата ярдәмчел булып үстеләр. Бер анага да газиз баласын күз күрмәгән, аяк басмаган җирләргә җибәрүе җиңел түгелдер ул. Шулай да командирларыннан рәхмәт сүзләре белән сугарылган хатлар, шатлыклы хәбәрләр килгәч, рәхәт икән ул. «Горурланабыз синең белән, улым!» дигән сүзләр язып, сөенечемне инстаграмдагы дусларым белән дә бүлештем, алар, изге теләкләрен әйтеп, лайклар куеп чыкты. Һәр ата-анага да һәрвакыт әнә шулай балалары өчен горурлык һәм шатлык хисләре кичереп яшәргә язсын!
Тагын өч-дүрт айдан Зильмир, хәрби хезмәтен тәмамлап, туган якларына кайтачак. Шатлыклы күрешүләр насыйп булсын. Кечкенәдән ныгып, чыныгып үскән егет киләчәктә хокук саклау өлкәсендә эшләргә хыяллана. Уй-теләкләре чынга аша күрсен, берүк!
Татарстан Республикасы буенча: Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз явым-төшемнәр, нигездә, яңгыр рәвешендә. Төнлә һәм көннең беренче яртысында аерым районнарда томан. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә урыны белән көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр минималь һава температурасы төнлә 0 метрга кадәр..+4. Көндез максималь һава температурасы +4..+9.
Бүген Татарстанның атказанган артисты, автор башкаручы Ринат Рәхмәтуллин Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының Бәрлебаш авылында концерт белән чыгыш ясады.
Морза Бәрлебаш авылында гомер итүче Наиль Шәриф улы Сибгатуллин 30 мартта үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Хөрмәтле Наиль Шәриф улы
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Ягымлы, шат булсын күңелең.
Озын гомер, бәхет-шатлык белән
Бер кайгысыз үтсен гомерең.
Вакыты белән кар һәм юеш кар, көндез яңгыр явачак.
27 мартта Татарстанда кар һәм юеш кар явуы көтелә, көндез яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән буран һәм бозлавык булырга мөмкин, дип кисәтә ТР Гидрометеорология үзәге. Урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил (Казанда 16 метрга кадәр), буран, бозлавык көтелә. Төнлә минималь һава температурасы -4..+1. Көндез максималь һава температурасы +2..+7.
Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
Әлеге киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч үзәк район сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинның чыгышларын тыңладылар.
Киңәшмәдә район юлларын кардан чистарту, язгы ташкынга әзерлек, "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр фестивален үткәрү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук Альберт Илгизәр улы агымдагы елның 1 апреленнән экологик икеайлык башлануын игълан итте.