Ябалак авылында гомер итүче Ильмира Мингариф кызы Салаватова 21 апрельдә үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 21 апреле, якшәмбе

Хөрмәтле Ильмира Мингариф кызы!

Сине олы бәйрәмең — 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлы­гы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба­лаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International