ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2019 ел
сишәмбе

7 май кичендә, 2019 елның 8 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

8 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

  08.05.2018 Кече Кайбыч  авылында 11: 00 сәгатьтә

 Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында Җиңү көненә 74 ел тулуга багышланган митинг узачак.

Барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән, көндез урыны белән яңгыр, яшен.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр тизлектә көчәйгәндә.   
Һаваның минималь температурасы төнлә +9..+14 .º 
Көндез максималь һава температурасы +18..+23 .º

7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча 279-27-27, Кайбыч районы буенча 8(84370) 21-4-10 кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фондының клиентлар хезмәте белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия белән тәэмин итүгә, ЕДВ һәм башка социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, төшке ашка 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр бара.

Бәрлебаш авылы мәчетенә яңа имам-хатыйб билгеләнде.Ул – Кече Кайбыч авылында туып-үскән Алмаз Низаметдинов. Аңа халыкны иман юлына тартуда уңышлар насыйп булсын.


2
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 3 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы буенча hава торышы:

- көчле яңгыр, яшен булуы ихтимал
-көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр, төнлә көчле җилнең тизлеге секундына 20-25 метрга кадәр житәргә мөмкин  (Казанда көчәйгәндә 16-21 метрга кадәр).


1
май, 2019 ел
чәршәмбе

30 апрель көнне Ябалак авыл җирлеге территориясендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты. 

           Чара кысаларында авыл җирлекләре һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре арасында узган командалар катнашында уеннар узды. Барлык командалар да район башлыгы исеменнән  кубок һәм грамота белән бүләкләнделәр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

 28 нче апрель конне Бәрлебаш  мәдәният йортында вәгазь кичәсе узды. Бу вәгазь кичәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин,район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин hәм Бәрлебаш авыл картлары катнашты.  


24
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов исеменнән Ветераннарга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннарына азык төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшырылды.

    Ябалак авыл мәдәният йортында ремонт эшләре уңаеннан учреждение хезмәткәрләре көн саен тирә-юньне җыештырырга чыгалар, тәртипкә китерәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International