ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2019 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2019 елның 19 һәм 20 маенда Татарстан Республикасы территориясендә төнге сәгатьләрдә туфракта урыны белән 2гә кадәр кыраулар көтелә. Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеоусловияне исәпкә алып, түбәндәге хәвеф-хәтәрләр барлыкка килергә мөмкин:

- авыл хуҗалыгы культураларының зыян килүе һәм һәлак булуы.


18
май, 2019 ел
шимбә

 Кичә 17 май көнне Морза Бәрлебаш авылы мәчетендә Ифтар мәҗлесе узды. Анда районыбыз башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин да катнашты.Мәҗлесне үткәрүне үз остенә алучы Морза Бәрлебашында туып ускән эшмәкәр Ростәм Хикматуллин гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Кылган игелекләрегез, сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!  


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 2019 елның 15 маенда " ТИСБИ» Идарә университеты базасында Татарстан республикасының тәрбиягә бала алган әтиләренең II республика слеты узды. Татарстанның 29 районыннан слетка 150 тәрбиягә бала алган гаилә килгән иде. Әлеге слетта Кайбыч муниципаль районыннан тәрбиягә бала алган әтиләр Хикматуллин Фәргать Тәлгать улы һәм Салаватов Мөнир Фәһим улы катнашты.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 15 маенда кич белән hәм 16 маенда Татарстан Республикасы территориясендә яшенле яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явуы ихтимал, җилнең көчәюе 15-20 м/с кадәр, урыны белән 24 м/с кадәр (Казанда – 15-20 м/с кадәр) көтелә.


9
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кече Кайбыч авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митинг һәйкәл янына «Үлемсез полк» йөрешеннән башланды. Анда авыл халкы җыелды, ә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары-балачак һәм Яшьлек авыр сугыш елларында туры килгән өлкәннәр булды.

Бу авылда Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә кеше дә юк, аларның исемнәре мемориаль тактада сакланган. Митингта катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, ветераннар советы рәисе Рәшит Зиннуров, «Дубрава» агрофирмасының Ябалак бүлекчәсе идарәчесе Раил Галиев, Кече Кайбыч мәчете имам-хатыйбы Мәгъзүм Тимершин котладылар. Кайбыч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе-Петухова Фәния Фәрит кызы җылы теләкләрен җиткерде. Укучылар алдында чыгыш ясаган патриотик шигырьләрдә һәм җырларда илебез халыклары өлешенә тигән сынаулар, аларның тиңдәшсез каһарманлыгы һәм батырлыгы турында сөйләнелде. Бәрлебаштан Илгиз Борһанов матур җырлар бүләк итте.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның «Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга ел саен акчалата түләү турында»гы Указы нигезендә 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне гамәлгә ашыра.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча агымдагы елның маенда Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга пенсия һәм социаль түләүләр белән бергә башкарыла. Татарстан Республикасында бу категориягә 1500 кеше керә, Кайбыч районында - 9 кеше.
Россия Пенсия фондының территориаль органнарына бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, күрсәтелгән түләү Россия Пенсия фондының территориаль органнары карамагында булган мәгълүматлар нигезендә башкарыла.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

7 май кичендә, 2019 елның 8 маенда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

8 майда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.


6
май, 2019 ел
дүшәмбе

  08.05.2018 Кече Кайбыч  авылында 11: 00 сәгатьтә

 Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган һәйкәл янында Җиңү көненә 74 ел тулуга багышланган митинг узачак.

Барыгызны да әлеге чарада катнашырга чакырабыз.

Аязучан болытлы һава.
Төнлә урыны белән, көндез урыны белән яңгыр, яшен.

Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 13 м/с кадәр, яшен вакытында 15-20 м/с кадәр тизлектә көчәйгәндә.   
Һаваның минималь температурасы төнлә +9..+14 .º 
Көндез максималь һава температурасы +18..+23 .º

7 майда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе Бөек Ватан сугышы ветераннарын пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ача.
Бу көнне 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бөтен Татарстан Республикасы буенча 279-27-27, Кайбыч районы буенча 8(84370) 21-4-10 кайнар линия телефоны эшләячәк. Пенсия фондының клиентлар хезмәте белгечләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына пенсия белән тәэмин итүгә, ЕДВ һәм башка социаль түләүләргә кагылышлы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, төшке ашка 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International