Кичә 17 май көнне Кече Кайбыч авылы мәчетендә Ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлесне үткәрүне үз остенә алучы Кече Кайбыч авылында туып ускән Фирдинә Нигматова гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Кылган игелекләрегез, сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" Ябалак авылы буенча 6 нчы июнь көнне Якты урамында һәм Латыф Хәмиди урамында план эшләре белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.
08: 00 сәгатьтән 19: 00 сәгатькә кадәр
Бүген Кече Кайбыч авылының 16.036.05 хисап участогында Ябалак һәм Багай авыл җирлекләре сайлаучылары өчен праймериз узды. Бирегә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тормыш иптәше Эльмира Рәшитовна белән бергә килде.
Бүген 25 май көнне барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу укучы өчен дә, аның әти-әнисе һәм укытучылары өчен дә бик мөһим һәм дулкынландыргыч вакыйга.Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" - ул озак еллар истә калырлык олы мөстәкыйль тормышка беренче адым ясау.
Бүген 21 нче май көнне Ябалак авылында гомер кичерүче Әминә Әһлиулла кызы Сәләхеева үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Аны шушы олы бәйрәме белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизəр улы исеменнəн, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котладылар. Аңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларың, оныкларыңның бәхетен күреп, шатланып яшәвен теләделәр.
2019 елның 20 нче маенда Бәрлебаш авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе узды.Мәҗлесне үткәрүдә зур өлеш керткән район башлыгы Альберт Рахматуллинга авыл халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез.Бу мәҗлесне үткәрүчеләргә тоткан чыгымнары, кылган игелекләре үзләренә әйләнеп кайтсын иде дигән теләктә калабыз.
Районыбызда яз- көз айларында Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылачак егетләр белән тантаналы очрашу үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Шундый очрашуларның чираттагысы шимбә көнне үтте.
Районда хәрби исәпкә алу өстәле начальнигы Сәвия Зиннурова әйтүенчә, бу язгы чакырылышта 29 егет солдат формасы кияргә җыена. Район Советы бинасының актлар залында үткән очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, яшь армиячеләр хәрәкәте лидеры Илһам Хөснетдинов, хәрби бурычын Германиядә үтәгән Хәбир Нәбиуллин, егетләрнең әти- әниләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Очрашу кичәсен мәдәният хезмәткәрләре алып барды, хәрби темага җырлар яңгырады.
Булачак солдатларны, әти- әниләрен сәламләп Альберт Рәхмәтуллин, Илшат Паймурзин, Илһам Хөснетдинов, Хәбир Нәбиуллин чыгыш ясады.
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлеге халкы ААҖ "Челтәр компаниясе" Ябалак авылы буенча КТП 249, 250 алыштыру белән бәйле рәвештә электр энергиясен сүндереп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.
06.06.2019 ел 08:00 17:00 сәгатькә кадэр
07.06.2019 ел 08:00 17:00 сәгатькә кадэр
18 нче май көннен Ябалак авылында ифтар мәҗлесе узды. Мәҗлесне Авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйзатуллина гаиләсе үткәрде.Гыйзатуллиннар гаиләсенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.Кылган игелекләрегез, сезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!
Бүген Бәрлебаш авылында гомер итүче Раил hәм Альбина Галеевалар гаиләсендә кыз бала доньяга килде.
Кадерле Раил hәм Альбина! Сезне чын кунелебездән кыз балагыз туу белэн котлыйбыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.
Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсен.