ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя  хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .         

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.


22
июнь, 2019 ел
шимбә

Ябалак авыл җирлегендә яфрак азык әзерләү бара.

Бүген Ябалак авыл җирлегендә эшләүче барлык хезмәткәрләр яфрак азык әзерләүгә чыктылар.

   21 июнь көнне Ябалак авыл җирлегендә Хәтер һәм кайгы көненең бер өлешенә әверелгән «Хәтер шәме» патриотик акциясе узды. Акция 21.00 сәгатьтә Ябалак авылында урнашкан һәйкәл янында башланды. Бу көнне  һәйкәл  янына һәлак булган солдатларга хөрмәт йөзеннән Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина, авыл җирлеге хезмәткәрләре , клуб, китапханә хезмәткәрләре һәм авыл халкы да  килгән иде.


20
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче  Хафизова Гайшә Карибулла кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады, Гайшә Карибулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


17
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

 16 июнь конне Бәрлебаш  авылы клубында Роберт Галиев  җитәкчелегендә Казан дәүләт аграр университеты студентларының халык театры, “Йорәк гафу итәрме” дип исемләнгән җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район прокуратурасы Чуашстанда яшәүче 30 яшьлек Алексей Зайламовка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 
Суд аны РФ Җинаять Кодексының 258 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (законсыз ау, әгәр дә бу гамәлләр аеруча зур зыян китерсә). 
Суд тарафыннан 2018 елның 30 декабрендә, «Кайбыч урманчылыгы» ДКУ Балтай участок урманчылыгы территориясендә, Татарстан Республикасы Апас районы Чирмешән авылыннан 2300 метр ераклыкта Зайламов, теркәлгән шома көпшәле ау мылтыгыннан дүрт атуның законсыз рәвештә бер башлы поши-самканы атып үтерүе ачыкланды. 
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 29.08.2014 елдан № 379 боерыгы белән расланган, аучылык байлыкларын табу өчен рөхсәтнамәне бирү һәм рәсмиләштерү Тәртибе, андый рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар бирү тәртибе, һәм тояклы хайваннарны, аюларны, кыйммәтле мехлыларны, кошларны табу өчен рөхсәтнамә бланкасының формасы расланды.
Зайламов үз гаебен тулысынча таный һәм китерелгән зыянны каплый. 
Суд аны 2 елга кадәр билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнүдән мәхрүм итеп, 2 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.


Кайбыч районы прокуратурасы

Кайбыч районы прокуратурасы 18 яшьлек җирле кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.
Суд тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, 2017 елдан ул хәрби исәптә торды һәм хәрби хезмәткә яраклы дип танылды, Татарстан Республикасы Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссариатына килү турында берничә тапкыр повестка белән хәбәр ителде. 
Ихтирам сәбәпләре булмаган очракта, хәрби комиссариатка соңгы вакытта да кермәде, яшәү урынын алыштырды, Магниторгорск шәһәренә китте, шуның белән хәрби хезмәткә чакырудан качты.
Суд утырышында гаепләнүче гаебен тулысынча таныды.
Суд, Дәүләт гаепчесе позициясен исәпкә алып, аны РФ Җинаять кодексының 328 маддәсенең 1 өлеше буенча җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм 15 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.
Суд карары хәзерге вакытта законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы


3
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

   1 июнь көнне Бәрлебаш МФЦ хезмәткәрләре, гадәттәгечә, Бәрлебаш авылы халкыннан сабантуйга сөлге җыю оештырдылар. Татар милли костюмнарына киенгән, тере гармун тавышлары астында урамнарда йөрделәр, күңелле халык җырлары җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.


1
июнь, 2019 ел
шимбә

   1 июнь Балаларны яклау көне белән котлыйбыз һәм чын-чынлап бәхетле һәм мәшәкатьсез балачак, әти-әниләрнең нык мәхәббәтен, дуслар белән күңелле уеннар, тыныч күк йөзе һәм матур хыяллар телибез. Һәр көн искиткеч маҗаралар һәм зур уңыш бүләк итсен өчен, балаларның йөзендә һәрвакыт ихлас күңелдән елмаю балкуын телибез.
Балалар елмаюлары безнең планетаны яктыртсын һәм безнең җиребездә яшәүче һәр кечкенә кеше сәламәт һәм бәхетле булсын.


31
май, 2019 ел
җомга

Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе гражданнарга СМС-хәбәр юллау ысулы белән мәгълүмат тарату эшен башлап җибәрә. Әлеге яңалык кулланышка агымдагы елның июнь аеннан ук кертелә һәм Пенсия фонды эшчәнлеге компетенциясенә караган төрле темаларны яктыртачак.

Рfr_rt  абонентыннан беренче СМС-хәбәрләр Россия Пенсия фонды органнарында  кәрәзле телефон номерлары булган эш белән тәэмин итүчеләр (оешма һәм предприятиеләр) адресына юлланачак. СМС-хәбәрдә Пенсия фонды органнарына агымдагы елның  май ае эчен отчетны СЗВ-М формасы буенча  2019 елның 15 июненнән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәклеге хакында мәгълүмат булачак. Соңыннан мондый мәгълүмат ай саен үткәреләчәк.

"СМС-хәбәр, беренче чиратта, бүлекчә тарафыннан гражданнарга уңайлык тудыру максатыннан кулланышка кертелә. Әлеге СМС-хәбәр тарату республикабыздагы иминиятләштерүчеләр арасында дисциплинаны арттыртуга, шулай ук эре предприятиеләр өчен аеруча әһәмияткә ия штраф санкцияләре санын киметергә ярдәм итәчәк.», - дип ассызыклады Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Мәгълүматлаштыру адреслы булсын  һәм  гражданнарга тиешле вакытта барып ирешсен эчен  Пенсия фонды бүлегчәсе республикада яшяүчеләрне яшәү урыннары буенча Пенсия фонды идарәсенә кесә телефоннары номерларын хәбәр итәргә, булганнарын дөреслеген тикшерегә чакыра.

__________________________________


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International