Бүген Ябалак,Кече Кайбыч һәм Морза Бәрлебаш авылларында урам утларын, үзара салым акчасы хисабына ремонтладылар.
Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Газимҗанова Хәдичә Газимҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шундый истәлекле көн белән юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул Хәдичә Газимҗан кызына нык сәламәтлек, озын гомер теләде, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, шулай ук үз исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.
Бүген Бәрлебаш авылында яшәүче Ерамасова Татьяна Михайловна үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Аны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады. Аңа нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.
Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә урыны белән яшен, яңгыр, боз, көчле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүен игълан итте.
Бүген Кайбыч районында сугышчы-интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлекле мемориаль такта ачу тантанасы булды.Морза Бәрлебашы авылыннан Рафил Искәндәр улы Борһанов һәм Иске Чәчкаб авылыннан Илшат Дәүләтша улы Хисамов исемнәрен мәңгеләштерү максатында, алар туып үскән йортларга элмә такталар урнаштырдылар.
Ачу тантанасына хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы истәлегенә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, һәлак булган сугышчыларның туганнары, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы, укытучылар һәм яшь армиячеләр килде.
Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Кадырова Асия Хайрулла кызы үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады.Асия Хайрулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.
Бүген, 8 июль көнне Олы Кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында гаилә бәйрәме, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү булып узды. Чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашты.
Әлеге чарага Ябалак авыл җирлегеннән 50, 55 ел бергә яшәгән парлар да чакырылган иде. Бу-гаилә тормышының» зөбәрҗәт " юбилярлары Кече Кайбычтан Шәүкәт һәм Фәүзия Гомәровлар, шулай ук «алтын» юбилярлар Әсхәдулла һәм Фәридә Яруллиннар, Нәбиулла һәм Мәдинә Сабитовлар. Юбилярларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сәламләде һәм котлады:
–Сез иң бәхетле кешеләр, чөнки күп еллар бәхетле никахта яшәүне мин зур байлык дип саныйм. Сез безнең өчен үрнәк. Ходай безгә дә шундый тормыш юлын узарга насыйп итсен иде.
Кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Җәйге матур кичләрдә, кояш баткач, картлар яткач, су буйлары, урман аланнары, ямь-яшел болыннар яшьләрнең шат авазларына күмелгән. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган. Анда җырлы-биюле түгәрәк уеннары, ике урам арасында җыр ярышлары, шаян такмаклар әйтешү, күмәк һәм ялгыз биюләр, кызыклы уеннар уйналган. Кичке уеннарда егетләр һәм кызлар бер-берсе белән танышкан-кавышканнар, күрешкән-сөешкәннәр, вәгьдәләр бирешкәннәр. Шуңа күрә дә кичке уеннар яшьләрнең иң яраткан урыны булып саналган.
6 июль көнне Бәрлебаш авылында “Кичке уен» гөрләде. Бәйрәмне олылар һәм балалар уен җырлары белән башлап җибәрде. Әби-бабаларыбыздан өйрәнеп калган төрле уеннар уйналды. Шулай ук балалар һәм олылар өчен дә төрле конкурслар, спорт уеннары оештырылды.
Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Хөснетдинов Юныс Гарәфетдин улы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады,Юныс Гарәфетдин улына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырды.
Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Гарәфетдинова Фәридә Карибулла Кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады,Фәридә Карибулла кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.