ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2019 ел
дүшәмбе

   Бүген Бәрлебаш авылында гомер итүче Фәридә Һади кызы Рәхмәтуллина үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады.Фәридә Һади кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

  Бүген Бәрлебаш авылында гомер итүче Гөлия Харис кызы Рәхмәтуллина  үзенең  50  яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шундый истәлекле көн белән юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул Гөлия Харис  кызына нык сәламәтлек, озын гомер теләде,һәм аңа намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.


3
август, 2019 ел
шимбә

 Бүген Морза Бәрлебаш авылында гомер итүче Гүзәл Гомәр кызы Сәйфеева үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады. Гүзәл Гомәр кызына ныклы сәламәтлек, озын гомер теләделәр, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2018 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра. Бу яңалык узган елда алар өчен иминият взнослары түләнеп барылган барлык иминият пенсиясе алучыларга кагыла.

Пенсия фиксацияләнгән коэффициентка арртырыла торган индексациядән аермалы буларак, август аендагысы пенсионерның хезмәт хакы куләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсия күбрәккә артачак. Кабат исәпләү нәтиҗәсендә пенсиянең максималь арттыру күләме пенсиянең 2019 ел бәяләреннән чыгып исәпләнгән өч коэффициент – 261,72 сум белән чикләнә.

Якынча мәгълүматлар буенча, 305 меңнән артык пенсионерның иминият пенсияләре артып киләчәк. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сум акча каралган.

Иминият пенсияләрен арттырудан кала, 1 августтан пенсионерларга пенсия тупланмаларыннан түләнә торган түләүләр – тупланып бара торган пенсия, ашыгыч пенсия түләүләре һәм берьюлы түләүләр күләме дә арттырыла. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләвенә генә түгел (хәзерге вакытта эш белән тәэмин итүчеләр күчергән акчалар иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлтелә), идарә итүче компанияләрнең акчаларны инвестицияләү нәтиҗәләренә дә бәйле.

1453 пенсионерның пенсия тупланмалары кабат исәпләнәчәк, бу санга 785 ашыгыч түләүләр, 1250 тупланма пенсия алучылар да кертелгән. Аларның айлык түләүләре 2018 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча коррекцияләү коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланып бара торган пенсия өчен ул 4,9%, ә пенсия тупланмаларын үзләре катнашу юлы белән финанслау дәүләт программасында катнашулылар алачак ашыгыч пенсия түләүләре өчен 5,1 % тәшкил итәчәк.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

         Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә   җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән  (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле  иминият  пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Ябалак,Кече Кайбыч һәм Морза Бәрлебаш авылларында урам утларын, үзара салым акчасы хисабына ремонтладылар.


20
июль, 2019 ел
шимбә

     Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Газимҗанова Хәдичә Газимҗан кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шундый истәлекле көн белән юбилярны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады. Ул Хәдичә Газимҗан кызына нык сәламәтлек, озын гомер теләде, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, шулай ук үз исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбилярны шулай ук Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина да котлады.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

       Бүген Бәрлебаш авылында яшәүче Ерамасова Татьяна Михайловна үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте .Аны Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рәхмәтуллин исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Фәрит кызы котлады. Аңа нык сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.


15
июль, 2019 ел
дүшәмбе

     Якындагы 1-3 сәгатьтә Татарстан территориясендә урыны белән яшен, яңгыр, боз, көчле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Шуңа бәйле рәвештә, республика Гидрометеорология үзәге шторм кисәтүен игълан итте.


13
июль, 2019 ел
шимбә

         Бүген Кайбыч районында сугышчы-интернационалистлар инициативасы һәм ярдәме белән Әфган сугышы геройларына истәлекле мемориаль такта ачу тантанасы булды.Морза Бәрлебашы авылыннан Рафил Искәндәр улы Борһанов һәм Иске Чәчкаб авылыннан Илшат Дәүләтша улы Хисамов исемнәрен мәңгеләштерү максатында, алар туып үскән йортларга элмә такталар урнаштырдылар.

           Ачу тантанасына хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы истәлегенә район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, һәлак булган сугышчыларның туганнары, сугышчы-интернационалистлар, авыл халкы, укытучылар һәм яшь армиячеләр килде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International