Каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен кайбычлылар ничек түли?

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен түләү мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Дүшәмбе көнне авыл җирлекләре башлык¬лары катнашында узган киңәшмәдә халыкның, хакимият органнарының һәм Бердәм исәпләү үзәгенең уртак хезмәттәшлек итү механизмы эшләнде. Әлеге киңәшмәне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды.

Киңәшмә авыл җирлекләре башлыкларында һәм халыкта килеп туган сорауларга җавап табу формасында узды. Бердәм исәпләү үзәге җитәкчесе Хәмзә Хәялиев конкрет мисаллар ярдәмендә сорауларга җавап һәм закон нигезләмәләренә аңлатма бирде.
Каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен гыйнвар-февраль айларына түләү квитанцияләрен агымдагы айда алдык. Халыкның яртысыннан артыгы аны түләгән инде. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, Мөрәле авыл җирлегендә яшәүчеләр аеруча активлык күрсәткән, әлегә иң аз түләү – Федоровскоеда.

ПРОПИСКА БУЕНЧА ТҮЛИБЕЗ
Тагын бер тапкыр кабатлап әйтелде: закон кушканча, йортта пропискада булган һәр кеше әлеге хезмәт өчен түләргә тиеш. Ләкин, пропискада булып та, анда яшәмәүчеләр һәр авыл җирлегендә дә шактый булып чыкты. Хәмзә Хәялиев аңлатма биргәнчә, әгәр дә андыйлар каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен фактик яшәү урыны буенча түләсә, аларга авыл җирлеге администрациясенә идарәче кампаниядән түләүчеләрнең исем-фамилияләре күрсәтелгән белешмә һәм квитанция алып кайтып тапшырырга кирәк була. Ике җирдә түләү булырга тиеш түгел. Әгәр дә фактик яшәү урыны буенча түләү алып барылмаса, прописка буенча түләнергә тиеш, федераль законның нигезләмәсе шундый. Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, авыл җирлекләре башлыкларының бурычы – ныклап тикшерелгән, төгәл мәгълүматлар базасын булдыру. Әлеге база квитанция¬ләр җибәрү өчен Бердәм исәпләү үзәгенә һәм ташламалы гражданнарга субсидия билгеләү өчен социаль яклау бүлегенә бердәм булачак. Авыллардагы йортларда яшәүчеләр исемлегенә төгәллек кертү дәвам итәчәк. Авыл җирлекләре башлыклары алдында торган мәсьәлә – хәрби хезмәткәрләрне, чит илдә яшәүчеләрне, иректән мәхрүм итү урыннарында булучыларны исемлекләрдән төшерү. Бу раслаучы документлар ярдәмендә эшләнә. Моның өчен үзара эшчәнлек алып бару тәртибе, тәкъдим ителүче белешмәләрнең һәм башка документларның формасы билгеләнгән.

 

СУБСИДИЯ КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ?
– Льготалы категория гражданнарына субсидия билгеләү турыдан-туры каты көнкүреш калдыклары җыйган өчен түләүгә бәйле, – диде Республика матди ярдәм күрсәтү үзгенең Кайбыч районындагы бүлеге мөдире Исламия Нигъмәтуллина. – Әгәр дә субсидиягә дәгъва итүче ике ай дәвамында коммуналь хезмәтләрнең берәрсе өчен генә булса да түләмәсә, аңа субсидия билгеләнсә дә, түләнми.
Ул ташламага ия гражданнарга инвалидлар, хезмәт ветераннары, дәүләт бүләгенә ия булучылар, күп балалы гаиләләр керүен әйтте. Шуңа күрә хезмәтләр өчен вакытында һәм тулысынча түләү мөһим. Барлык хезмәтләр өчен дә түләүчеләр субсидия алган инде.

ДОКУМЕНТЛАР ТӘРТИП ЯРАТА
Каты көнкүреш калдык¬ларын җыйган өчен түләү мәсьәләсе буенча фикер алышканда кайбер проблемаларны хәл итү кирәклеге дә ачыкланды. Адресларның төгәл булмавы эшне катлау¬ландыра, урам исемнәрен һәм йорт номерларын тиеш¬ле тәртипкә китерү сорала. Күпләр күчемсез милеккә, җиргә булган документларына еллар буена да күз салмый. Аларда да төгәлсезлекләр булырга һәм бу күчемсез милек белән килешүләр төзегәндә яки салым түләүләрен башкарганда зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге мәсьәләләрне чишелешсез калдырырга ярамый. Исегездә тотыгыз: проблемаларга юлыкмас өчен, барлык документларыгыз да тәртиптә булу мөһим.
Сүз уңаеннан су өчен артыгын түләргә теләмәүчеләргә, исәпләү приборы урнаштырып, тотылган су өчен генә түләргә киңәш ителде. Тора-бара барлык хуҗалыклар да счетчик буенча түләүгә күчәчәк.
Хәмзә Хәялиев каты көнкүреш калдыкларын җыйган һәм электр энергия-сеннән файдаланган өчен бер квитанция белән түләү мәсьәләсенә дә ачыклык кертте.
– Ике квитанцияне берләштерүне ел ахырына гына планлаштырабыз. Якын айларда клиентлар базасына ачыклык кертелеп бетәчәк, – диде ул.
Шунысы куандыра, районда яшәүчеләрнең күпчелеге закон таләпләрен үтәүгә җаваплы карый. Андыйларга шәхси репутациясе дә, район даны да кадерле. Шуңа күрә барлык хезмәтләр өчен дә вакытында түләп баралар. Кайбыч почтасы начальнигы Гөлсәрия Галиәскәрова әйтүенчә, квитанцияләр таратылып берничә көн үтүгә үк, хат ташучылар түләүләрнең 30 процентын җыеп та алган.
Шәхси эшмәкәр «Хикмәтуллин»ның вәкиле мөһим үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Язгы юл өзеклекләре вакытында машиналар һәр йортның капка төбенә, һәр тыкрыкка кадәр барып җитә алмый. Юлларны бозмау максатында халыктан, авыл җирлекләре башлыкларыннан калдыклар тутырылган пакетларны һәм капчыкларны, мөмкинлектән чыгып, машина йөри ала торган юлга чыгарып куюларын сорады.
Башка төр түләүләрне почтада түләргә гадәтләнгән өлкән яшьтәгеләр каты көнкүреш калдыкларын җыйган өчен дә хат ташучылар аша түли ала. Моның башка төрле ысулы да бар –дәүләт хезмәтләре порталы аша да түләргә була. Моннан хезмәт хакын банк картасына алучылар файдалана ала. Бу җайлы да, өйдән чыгарга да кирәкми, күп вакыт та таләп ителми.
Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм моның өчен түләү мәсьәләләре буенча сораулар туса, авыл җирлеге администрациясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International