16 майда аязучан болытлы һава көтелә.Төнлә яңгыр, көндез явым-төшемсез.Җил көньяк-көнбатыштан, төньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр, төнлә һаваның минималь температурасы + 4..+6˚.Көндез максималь һава температурасы +13..+15˚.
Сезне 9 Май-Җиңү көне белән котлыйбыз! Сугышның дәһшәтле болытлары беркайчан да тыныч күк йөзен капламасын иде. Шәһәрләребез өстендә бомба һәм грохот орудие шартлаулары түгел, ә бәйрәм салютлары гына гөрләсен. Күз яшьләре шатлыктан гына балкысын, ә балалар сугышның китап һәм фильмнар аша гына нәрсә икәнлеген белсеннәр. Бәйрәм белән!
Бүген Ябалак авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, толларны Бөек Җиңү көне белән котладылар.Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә 5 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары һәм 14 тыл хезмәтчәне яши. Җиңү көнендә аларның һәркайсын да игътибарсыз калдырмадылар. Барысын да бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның, район башлыгы А. и. Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын тапшырдылар. Хезмәт ветераннары җылы котлаулар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан "СЛ-Молоко"ҖЧҖ компаниясе" «Помощь рядом!Ярдәм янәшә»!акциясендә катнашты. Алар Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм ветераннарның тол хатыннарына үз продукциясе белән азык-төлек пакетлары әзерләгән иде.Ябалак авыл җирлеге территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераннары Вакатова Евдокия Ивановна Хәмидуллин Аманулла Хәмидулла улы, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары Гарәфетдинова Фәймә Гыйльметдин кызы ,Гизатуллина Фирдәвес Зиннәт кызы,Җиһаншина Рәшидә Зәйнулла кызы,Зәкиева Мәдинә Ногман кызы,Курмаева Фәйрүзә Нурулла кызы, "СЛ - Молоко" ҖЧҖ компаниясенә тәмле продукция өчен зур рәхмәтkәрен белдерделәр.
Татарстанда 4 балалы гаиләләргә бушлай азык-төлек җыелмалары китерелә башлады. Аларны «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте волонтерлары алып килә. Беренче җыелмалар «Магнит» һәм Coca Cola компанияләре тарафыннан формалаштырылды.
Бүген Кайбыч районына «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте кысаларында 240 ашамлыклар җыелмасы китерелде.
Азык-төлек алучылар исемлеге Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан билгеләнгән. Җыелмага карабодай ярмасы, макарон, он, куертылган сөт, кәнфит, яшел борчак, алма нектары, көнбагыш мае, консервлар, чәй, шикәр комы һәм вафли керә.
Азык-төлекне алучылар исемлегендә-җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк булган ялгыз пенсионерлар , 8 яшьтән өлкәнрәкләр һәм әти-әниләре шәхси эшмәкәрләр булган яки пандемиядән зыян күргән тармакларда үзмәшгульлек сыйфатында теркәлгән балалар.
Моннан тыш, җан башына уртача яшәү минимумыннан түбәнрәк керемле гаиләләргә керәчәк, анда ата-аналарның берсе алимент түләүдән кача, опекуннар һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр дә.
Беренче җыелмалар инде бүген үк гаиләләргә тапшырылды.
Кайбыч районы прокуратурасы җирле хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерү турында җинаять эшен судка җибәрде
Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2нче өлешендә каралган (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) җинаять кылуда гаепләнүче 53 яшьлек ханымга карата гаепләү карарын раслады.
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның гыйнварында Кайбыч районында исерек хәлдә, авылдашы белән кинәт килеп чыккан конфликт вакытында өстәлдән кухня пычагы алып, зыян күрүченең корсагына кадый.
Гаепләнүче гаебен тулы күләмдә таныды. Гаепләү бәяләмәсен имзалаганнан соң, җинаять эше Кайбыч район судына җибәрелде.
Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Ренат улы С.т. 89047165096
2020 елның маенда алда торган бәйрәм һәм ял көннәре булу сәбәпле пенсионерларга пенсия түләү графигына үзгәрешләр кертелә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
“Татарстан почтасы” Федераль Почта элемтәсе Идарәсе пенсияләрне вакытыннан алдарак түбәндәге көннәрдә китерәчәк:
3-5 май көннәрендә бирелә торган пенсияләр 2020 елның 2 маенда, почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимында китереләчәк;
9 май көне китереләсе пенсияне пенсионерлар 7-8 майда алачак;
Калган көннәрдә пенсияләр графигы буенча, Татарстан почта элемтәсе бүлекчәсенең эш режимын исәпкә алып түләнәчәк.
Кредит оешмалары аша түләнә торган пенсия Һәм башка социаль түләүләр расланган график буенча җибәреләчәк.
Почта элемтәсе аша пенсия алуга кагылышлы сораулар буенча үз участогыгыздагы хат ташучыга, яисә сезгә хезмәт күрсәтүче почта элемтәсе бүлекчәсенә мөрәҗәгатҗ итәргә мөмкин. 8-800-100-00-00 телефоны буенча Россия Почтасының кайнар линиясенә дә шалтырата аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды 3 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләр 5 мең сум акча түләүне сорап язган гаризаларын күпфункцияле үзәк аша тапшыра алу мөмкинлеге хакында хәбәр итә. Моның өчен гаиләнең ана капиталы алуга хокукы булуы шарт булып тора.
Исегезгә төшерәбез, кискен эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, ана капиталы алуга хокуклары бар, яисә булган гаиләләргә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү федераль бюджеттан түләнә, ана капиталы күләмен киметми һәм гаиләгә социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләгәндә керем буларак исәпкә алынмый.
“Акча алу өчен гаризаны es.pfrf.ru порталындагы шәхси кабинет яисә gosuslugi.ru порталында агымдагы елның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин”,- дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Идарәчесе Эдуард Вафин.
Исегезгә төшерәбез! Изоляция шартларында дәүләт учрежденияләрендә гражданнарны кабул итү чикләнгән һәм алдан язылып кую буенча гына алып барыла.
Коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатыннан Пенсия фондының территориаль органнарында гражданнарны алдан язылу ысулы буенча гына кабул итәләр. Бу хакта Россия Пенсия фондының Кайбыч районы Клиентлар хезмәте хәбәр итә.
“Пенсия фондына барганчы, 8(84370)2-10-74 телефон номеры буенча Пенсия фонды Кайбыч районы Клиентлар хезмәтенә шалтыратыгыз, анда сезнең соравыгызны хәл итәргә ярдәм итәчәкләр. Пенсия фондының территориаль органнарына барырга кирәк булган очракта, Россия Пенсия фонды сайтында, шәхси кабинет аша, яисә 8(84370)2-10-74 телефоннына шалтыратып, алдан язылу сервисыннан файдаланырга һәм кабул ителүчегә язылырга кирәк”- диде Кайбыч районы Клиентлар хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова.
Исегезгә төшерәбез, Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрнең күбесен өйдән чыкмыйча гына, гражданнарның www.pfrf.ru сайтындагы шәхси кабинеты аша да файдаланырга мөмкин. Гаризаларны шулай ук сайт аша юллый аласыз.
Кеше күмү өчен пособие алуга гариза гражданнарның мөрәҗәгать итүе буенча гына карала.
Үзизоляция режимын саклагыз! Өйләрегездә калыгыз, үзегез һәм якыннарыгызның сәламәтлеге турында кайгыртыгыз, сәламәт булыгыз!
«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 21 апрелендә иртән, көндез һәм кичен урыны белән көчле җил көтелә: - көчле җил 15-20 м/с кадәр, аерым районнарда 24 м/с га кадәр (Казанда 16-21 м / с га кадәр); - көчле яңгыр (Казанда да); - яшен.