Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча, Пенсия фонды моңа кадәр закон нигезендә теге яисә бу төр ярдәмгә хокукы барлыкны тиешле документлар тапшырып расларга кирәк булган түләүләрне гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә озайту эшенэ кереште. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге хәбәр итә.
Бу, беренче чиратта, пенсияләргә һәм ана капиталыннан айлык түләүгә кагыла.
Әйтик, 18 яшь тулган туендыручысын югалту буенча пенсия алучыларга якындагы айларда уку фактын раслау һәм түләүләрне озайту өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. 1 июльгә кадәр уку факты болай да аңлашылачак.
Укучыларга пенсия түләүне озайту турында карарны Пенсия Фонды органнары уку йортларыннан алына торган яисә хезмәт эшчәнлеге турында булган белешмәләргә нигезләнеп кабул итәчәк.
Ышаныч кәгазе буенча пенсия түләү очрагында да шундый ук тәртип кулланыла. Закон мондый хәлдә пенсионерга елга бер тапкыр пенсия фондының клиент хезмәтенә яки банкка, мәсәлән, китерү оешмасына килү юлы белән түләү алуны раслауны йөкли. Июльгә кадәр пенсия алу факты килешү буенча күздә тотылачак һәм пенсионерның акчалары хәтта түләү чоры тәмамланганнан соң да киләчәк.
Ана капиталы хисабыннан ай саен акча алучы гаиләләргә дә керемнәрен раслау һәм, димәк, бу ярдәм чарасына хокукны раслау өчен, Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Ана капиталы хисабыннан аз керемле гаиләләргә айлык билгеләү тәртибе 2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак.
Болардан тыш, Россия территориясендә теркәлгән яшәү урыны булмаган социаль пенсия алучы гражданнарга түләүләр дә автомат рәвештә озынайтылачак.Закон буенча әлеге категория гражданнарга пенсия аларнын яшәү урынын күрсәтелеп язылган гаризалары нигезендэ билгеләнә.Киләчәктә түләү хокукын югалтмас өчен, гаризаны елга бер тапкыр тапшырырга кирәк. Әлеге тәртип хәзерге вакытта туктатылган.
2020 елдан ана капиталының суммасы арту сәбәпле элеккеге сумма күрсәтелгән сертификатларны яңасына алыштырырга кирәкми. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елда ана капиталының суммасы түбәндәгечә тәшкил итә:
-2020 елда туган беренче балага -466617 сум;
-2007 елдан 2019 елга кадәр (2019 елны да кертеп) туган икенче балага – 466617 сум;
-2020 елдан башлап туган икенче балага 616617 сум.
* яисә моңа кадәр ана капиталын алуга хокукы булмаган гаиләләрдә 2020 елда һәм аннан соң туган өченче яки аннан соңгы балаларга.
“Шунысын кабат искәртеп узам, ана (гаилә) сертификатын алуга бернинди чикләүләр юк! Киресенчә, 15 апрельдән башлап Пенсия фонды сертификатларны гариза алмыйчан рәсмиләштерә башлый. Бу исә Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәтенә мөрәҗәгать итү таләп ителмәячәк, моның өчен ЕСИА да раслаучы исәп язуы булу җитә”,- диде Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе Идарәчесе Эдурд Вафин.
Исегезгә төшерәбез! Ана капиталының күләмен яисә аның күпме калганлыгын өегездән чыкмыйча гына ПФР сайтындагы шәхси кабинет яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша тикшереп карарга мөмкин.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның коронавирус зәхмәте уңаеннан халыкка мөрәҗәгате “Хөрмәтле райондашлар! Бүген дөнья күләмендә күзәтелүче коронавируска бәйле рәвештә илдә бер атналык каникул игълан ителде. Россия Президенты Владимир Путин фәрманы белән бу чиргә каршы көрәшнең яңа этабы башланды. 30 марттан 3 апрельгә кадәрге эш атнасы ял итеп билгеләнде. Әлеге чирдән саклануның бердәнбер чарасы – өйдә генә утыру, кунакка йөрешүләрне, аралашуларны чикләү, җәмәгать урыннарына чыгып йөрмәү. Телевизор карагыз, китаплар укыгыз, балаларыгыз белән шөгыльләнегез. Ил Прези денты юкка гына бер атналык ял игълан итмәде. Аның “Иң куркынычсызы хәзер – өйдә генә утыру” дигән сүзләрен барыбыз да төгәл үтик. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та шул уңайдан халыкка мөрәҗәгать итте. Өлкән яшьтәгеләрдән аеруча зур саклык таләп ителә. Ялгыз яшәүче пенсио нерларга азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре түләү өчен волонтерлар билгеләнде. Моның өчен сезгә районда ачылган “кайнар линия”гә 2-10-93 номерына шалтыратырга кирәк. Андый мөмкинлегегез булмаса, авыл җирлеге башлыгына мөрәҗәгать итегез. Гомумән, авыл халкына, юк мәшәкатен бар итеп, район үзәгенә килеп йөрмәскә киңәш итәм. Авылларда азык-төлек кибетләре эшли бит. Бер атналык ялга бәйле рәвештә, авылга шәһәрдән кайтучылар күп. Алар махсус режим кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Авыл хуҗалыгында, эшне туктатып булмый торган тармакларда эшләүчеләр саклык чараларын күрсеннәр иде. Гигиена кагыйдәләрен саклау, табиблар әйткәнчә, кулны еш юып тору турында истән чыгармагыз. Бу чир мине читләтеп узар дип уйламагыз, саклык чаралары күрегез. Авыруның беренче билгеләре күренүгә (температура, ютәл булганда) медикларга хәбәр итегез. Авыр чорны бәла-казаларсыз үткәреп җибәрергә язсын! Барыгызга да сәламәтлек телим”.
Ана капиталы хокукына ия 3 яшьлек балалы гаиләләргә 5 мең сум күләмендә акча түли башлау турында тулырак мәгълүмат тиздән Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә рәсми аккаунтларда бастырылачак. Безнең яңалыкларны күзәтегез! Тагын бер тапкыр РПФның территориаль органнарына барырга кирәкмәвенә игътибар итәбез. Гаризалар дистанцион рәвештә, электрон сервислар ярдәмендә шәхси кабинет (ПФР сайты) һәм Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы кабул ителәчәк.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үзизоляция режимын үтәргә кирәклеген искә төшерә.
Пенсия фонды эшчәнлеге мәсьәләләре буенча консультация һәм аңлатмаларны Кайбыч районындагы Клиент хезмәте телефоны номеры буенча 8(84370) 2-10-74 алырга мөмкин.
Гариза бирелгән очракта, аның Россия Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында шәхси кабинет аша җибәрү мөмкинлеген искә төшерәбез.
Әгәр дә бармасаң, алдан язылу буенча кабул итүгә шулай ук сайт аша яисә телефон номеры аша язылырга кирәк. 8(84370) 2-10-74
Кабул итү якынча язылу буенча гына алып барыла!
Моннан тыш, районда өлкән яшьтәге ялгыз гражданнарга азык-төлек продуктларын һәм даруларны сатып алу һәм китереп җиткерүдә ярдәм күрсәтү өчен волонтерлык хәрәкәте оештырылды. Моның өчен 8 (84370) 2-10-93 кайнар линия телефонына шалтыратырга кирәк.
Беренче кирәк-ярак предметлары өлкән яшьтәге гражданнар акчасына сатып алына. Китерү бушлай башкарыла!
Өйдә калыгыз! Үзегезне, якыннарыгызны саклагыз һәм сәламәт булыгыз
Хөрмәтле Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр, ААҖ"Челтәр компаниясе" 13 апрелдә 8:00 дән 18: 00 гә кадәр Кайбыч р-н, Ябалак, якты ур., 4 адресы буенча электр энергиясен өзеп тору мөмкинлеге турында хәбәр итә.
Россия Федерациясе Президентының 25.03.2020 ел, № Указы нигезендә, шулай ук Махсус санитар-эпидемиягә каршы режимны тәэмин итү кысаларында, Кулланучылар-гражданнарны кабул итү өчен «Татэнергосбыт» АҖ офислары 30.03.2020-15.04.202020 чорда ябык булачак (Махсус санитар-эпидемиологик режим тәмамланганчы). Шул ук вакытта кулланучы гражданнар өчен түбәндәге дистанцион хезмәт күрсәтү каналлары һәркем өчен ачык булып кала бирә: консультацияләр алу өчен: Бердәм контакт үзәге; "Татэнергосбыт" АҖ сайтында шәхси кабинет»; исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен тапшыру өчен: ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы, терминаллар һәм банкларның онлайн сервислары, "Татэнергосбыт" АҖ сайтында шәхси кабинет»; электр белән тәэмин итү килешүләрен төзү өчен «Татэнергосбыт»АҖ сайтында шәхси кабинет. Өстәмә рәвештә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү документлары формалашачак һәм халыкка вакытында биреләчәк.
ИГЪТИБАР!
Яна коронавируслы инфекция таралуны булдырмас өчен, сезне САМОИЗОЛЯЦИЯ РЕЖИМЫН (саклануның яхшырак ысулы юк) сакларга өндибез.
Кибетләргә, даруханәләргә барыргатуры килгәндә МАСКА һәм ПЕРЧАТКА киюегез сорала.
Өйгә кайткач, кулларны яхшылап юарга, гаджетларны сөртеп чистартырга (телефоннар, планшетларһ.б.).
Аяккиемебеләнөске киемнеөйгәалыпкермәскә.
Үзегезне начар хис итсәгез, медицина ярдәмен өйгә чакыртырга.
Бары тик максималь изоляция режимын үтәү генә куркынычсызлыкны гарантияли ала.
Өйдә калыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итә.
Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589 гражданның пенсиясе артачак.
Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә һәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.
Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.
Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.
Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.
Агымдагы елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Татарстанда күп функцияле үзәкләр элек кабул ителгән запрослар буенча әзер документларны бирү өчен генә эшләячәк. Документлар кабул ителмәячәк.
Гадәти режимда учреждениенең Колл-үзәге эшләячәк, аның хезмәткәрләре гражданнарга телефон аша кирәкле консультацияне күрсәтәчәкләр:
8(843) 222-06-20.
Россиядә билгеләнгән ял атнасы вакытында КФҮләрдә документларны кабул итүне туктату карары, барыннан да элек, үзәкләргә килүчеләрне яклау зарурлыгына бәйле.
Исегезгә төшерәбез, беренче чиратта кирәкле хезмәтләрне алу өчен сорауларны дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.