Кайбыч районы прокуратурасы хәбәр итә.

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы җирле хатын-кызның сәламәтлегенә авыр зыян китерү турында җинаять эшен судка җибәрде

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 111 маддәсенең 2нче өлешендә каралган (корал сыйфатында кулланыла торган предметны кулланып кеше гомеренә куркыныч зыян китерү) җинаять кылуда гаепләнүче 53 яшьлек ханымга карата гаепләү карарын раслады.

Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның гыйнварында Кайбыч районында  исерек хәлдә, авылдашы белән кинәт килеп чыккан конфликт вакытында өстәлдән кухня пычагы алып, зыян күрүченең корсагына кадый.

Гаепләнүче гаебен тулы күләмдә таныды. Гаепләү бәяләмәсен имзалаганнан соң, җинаять эше Кайбыч район судына җибәрелде.

Кайбыч районы прокуроры Сөләйманов Алмаз Ренат улы С.т. 89047165096

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International