Тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын котлау.

2020 елның 8 мае, җомга

      Бүген Ябалак авыл җирлеге территориясендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрен, толларны Бөек Җиңү көне белән котладылар.Хәзерге вакытта авыл җирлеге территориясендә 5 Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары  һәм 14 тыл хезмәтчәне яши. Җиңү көнендә аларның һәркайсын да игътибарсыз калдырмадылар. Барысын да бәйрәм белән котладылар, нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның, район башлыгы А. и. Рәхмәтуллинның котлау открыткаларын тапшырдылар. Хезмәт ветераннары җылы котлаулар һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International