2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстан Республикасында Ватанны саклаучылар һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган традицион санитар-экологик икеайлык уза.
Акция кысаларында авыл җирлеге администрациясе, ФАП һәм китапханә хезмәткәрләре өмә үткәрде. Беренче чиратта игътибар истәлекле урыннарга юнәлтелде: һәйкәл янындагы территория чүп-чардан чистартылды. Карның тизрәк эрүен һәм туфракны язгы сезонга әзерләү өчен, кар йомшартылып таратылды.