2019 елның 21 октябрендә Кайбыч районы прокуроры А.Р. Сөләйманов «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесе вәкиле катнашында техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү өлешендә инвалидлар турындагы законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Гражданнарны кабул итүнең булачагы турында район халкына алдан ук әлеге мәгълүматны массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштыру юлы белән хәбәр ителде.
Район прокурорына шәхси кабул итүгә районның 7 кешесе мөрәҗәгать итте.
Кабул итү барышында инвалидларны техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, производствода бәхетсезлек очрагының фактын билгеләү һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның хокукларына кагылышлы башка мәсьәләләр кузгатылды.
Район прокуроры А. Р.Сөләйманов һәм «Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе» дәүләт учреждениесенең 14 нче филиалы директоры Э. Н. Донченко тарафыннан 6 мөрәҗәгать итүчегә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде, квалификацияле хокукый ярдәм күрсәтелде.
Бер мөрәҗәгать район прокуратурасы хезмәткәрләре тарафыннан тикшереләчәк һәм гариза бирүчегә законда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителәчәк.
Кайбыч районы прокуратурасы
Прокурор урынбасары Хафизов Фатыйх
А.р. Сөләйманова җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча координация эше кысаларында балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы уздырылды.
Утырышта район хакимияте, мәгариф бүлеге, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, опека һәм попечительлек бүлеге, Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының полиция бүлеге белгече, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы һәм эшче төркемнең башка әгъзалары катнашты.
Утырыш барышында хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары һәм башка субъектларның балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук конкрет гаиләләр белән профилактик эш нәтиҗәләре буенча фикер алыштылар.
Уртак профилактик эш нәтиҗәсендә балигъ булмаганнар тарафыннан җинаять кылуга юл куелмаган.
Моннан тыш, утырышта гаилә белеме өлкәсендәге законлылыкның торышы һәм имин булмаган гаиләләр яши торган торак биналарда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү турында фикер алыштылар.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча профилактик эшне активлаштыру максатында өстәмә чаралар эшләнде. Аларны үтәү өчен җаваплы затлар да билгеләнгән.
Кайбыч районы прокуратурасы
2019 елның 31 октябрендә гаилә иминлеге һәм көнкүрештәге конфликтларны профилактикалау мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» ачылачак. «Кайнар линия» телефоны буенча белгечләргә ата-аналар тарафыннан Балаларны тәрбияләү һәм карап тоту бурычларын тиешенчә үтәмәү очраклары, шулай ук гаилә әгъзаларының тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы хәлләр турында хәбәр итәргә мөмкин. «Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71, 236-40-62. Консультация вакыты: 09.00 дән 17.00 гә кадәр. Гражданнарга түбәндәге консультацияләр биреләчәк: Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, «Мәрхәмәт-Милосердие» ТР Дәүләт Советының хатын – кыз депутатлар берләшмәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Прокуратурасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе вәкилләре.
Бүген Бәрлебаш авылында гомер итүче Шәрәфетдинова Сания Гали кызы үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны шушы истәлекле көне белән Кайбыч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы котлады.Ул юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыгын искә төшерә. Әлеге түләунең күләме 1200 сум, ул тәрбиягә алынган өлкән яшьтәге кешенең пенсиясе белән бергә түләнә.
Шунысын белу зарур: компенсацион түләу хезмәткә яраклы, әмма беркайда да эшләмәүче, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне караучыга билгеләнә, караучы белән каралучының бергә яшәве яки аларның бер гаиләнеке булулары мәҗбури түгел. Караучы бөтенләй чит кеше дә булырга мөмкин, иң мөһиме ярдәмгә мохтаҗ кешегә реаль ярдәм күрсәтелергә тиеш.
Хезмәткә яраксыз булу сәбәпле чит кеше тәрбиясенә мохтаҗлар категориясенә инвалид балалар, I төркем инвалидлар, 80 яшьтән узган яки дәвалау учреждениесе йомгаклау нәтиҗәсе нигезендә даими рәвештә чит кеше тәрбиясенә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр керә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап язган гаризаны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы (моның өчен идентификация һәм аутентификация Бердәм системасында расланган исәп язуы булырга тиеш) аша бирергә мөмкин. Сез шулай ук гариза белән Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәжәгать итә аласыз. Гаризага түбәндәге документлар теркәлә:
Әлеге документлар гражданнарның пенсия делосында булган очракта аларны кабат тапшырыга кирәкми.
Компенсацион түләү караучының Пенсия фонды органнарына гариза һәм кирәкле документлар белән мөрәжәгать иткән айдан, әмма әлеге төр түләүгә хокук барлыкка килгәннән соң гына билгеләнә.
«Өлкән яшьтәге кешене караган вакыт караучының иминият стажына һәр ел өчен 1,8 пенсион коэффициент белән исәпкә алына. Бу исә караучыга иминият пенсиясе алу өчен пенсион хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә. Татарстан Республикасында хезмәткә яраксыз гражданнарны караучы 82 мең кеше компенсацион түләү ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондынын ТР буенча идарәчесе Эдуард Вафин.
Игътибар! Караучы кеше эшкә урнашкан очракта компенсацион түләү алуга хокукын югалта. Ул Пенсия фонды органына түләүне туктатуны сорап гариза белән мөрәжәгать итәргә тиеш.
Өлкән яшьтәгеләрне яки инвалидны караучы кеше «Узмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Рәсми рәвештә эшкә урнашуы турында гражданнар 5 көн эчендә Пенсия фондының территориаль органына килеп яисә гражданнарның Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеты аша хәбәр итәргә тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген туктатып, кабат компенсацион түләү билгеләүне сорап язылган гариза да шул юл белән тапшырыла.
2019 елның тугыз ай эчендә республика Пенсия фонды ана капиталыннан айлык акча алу өчен 759 гаиләдән гариза кабул итте. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда гаризалар саны өч тапкырга арткан. Быел гаиләләргә түләү чыгымнары тагын да артты һәм сентябрьгә 49,5 млн. сум тәшкил итте.
Ана капиталыннан айлык бирелә торган түләүләрне гамәлгә ашыру барышында барлыгы 1143 гаилә акчалата түләүне сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, айлык түләүгә гаризаны гаиләдә икенче бала туганнан соң 1,5 ел дәвамында теләсә кайсы вакытта бирергә була. Пенсия фондына беренче ярты елда мөрәҗәгать итсәк, акчалата түләү бала туганнан яки уллыкка алынганнан соң биреләчәк һәм гаилә узган айлар өчен акча алачак. Алты айдан соң мөрәҗәгать иткән очракта, түләү гариза биргән көннән бирелә. Акчалата түләү Россия кредит оешмасының ана капиталы сертификаты хуҗасы счетына күчерелә.
Ай саен бирелә торган акчалата түләү сертификат хуҗасының яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләсә кайсы клиент хезмәтендә яки Пенсия фонды Идарәсендә кабул ителә. Түләү өчен Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Ана капиталын алу хокукына ия булган, әмма сертификат рәсмиләштермәгән гаиләләр моны айлык түләү өчен гариза белән бер үк вакытта эшли ала.
Түләү күләме төбәккә бәйле һәм узган елның икенче кварталында Россия Федерациясе субъектында баланың яшәү минимумына туры килә. 2019 елда түләү суммасы 2018 елның икенче кварталы өчен яшәү минимумына тиң. Уңайлы булсын өчен, Россия Федерациянең Пенсия фонды сайтында ай саен түләү калькуляторы эшли, ул аңа хокукны билгеләргә, шулай ук конкрет төбәктә түләү күләмен белергә мөмкинлек бирә.
2020 елдан башлап тагын да күбрәк гаилә ай саен акчалата түләү сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлегенә ия булачак. Ана капиталы программасына тиешле төзәтмәләр быел кабул ителде. Аның нигезендә, бер кешегә түләү хокукын бирүче гаиләдә максималь айлык керем яшь ярым яшәү минимумы түгел, ә ике яшәү минимумы белән чикләнәчәк. Түләү үзе ике тапкырга озаграк – икенче баланың өч яшенә кадәр биреләчәк.
Бүген Кече Кайбыч авылында яшәүче Миңнуллина Тәскирә Галимулла кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны шушы истәлекле көне белән Кайбыч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы котлады.Ул юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде.
7 октябрьдә «Урманнарны саклыйк» акциясе кысаларында Бәрлебаш авылы үзәгендә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе инициативасы белән, Зәңгәр күл тирәсендә 200гә якын төрле агач үсентесе утыртылды.
Акциядә район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Альберт Рәхмәтуллин, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, Бәрлебаш мәктәбе, мәдәният йорты, Ябалак авыл җирлеге, җирле депутатлар катнашты.
–Туган авылымда бүген нигез салынучы яңа аллея ТАССРның 100 еллыгы исемен йөртәчәк. Бу урын авылдашларымның күңелле ял итү урынына әйләнер дип уйлыйм, – диде ул. – Табигать – уртак йортыбыз һәм без барыбыз да аны сак¬ларга, агачлар утыртырга, яшь буында табигать байлыкларына карата сакчыл караш тәрбияләргә тиешбез. Районыбыз авылларын төзекләндерү, яшелләндерү – безнең уртак бурычыбыз.
Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Тимергалиева Сания Тимергали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә . Аны шушы истәлекле көне белән Кайбыч муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы котлады.Ул юбилярга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатын тапшырды һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Шулай ук Сания Тимергали кызын Кайбыч муниципаль районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Багавиева Наталья Анатольевна да котлады
3 октябрь көнне Бәрлебаш авылы күпфункцияле үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган чара һәм чәй эчү оештырылды. Район башлыгы исеменнән тәбрикләргә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы да килде. Бәйрәм табынында котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады, шулай ук хөрмәтле пенсионерлар концерт программасын да бик теләп карадылар.