ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    13 ноябрь көнне Бәрлебашы авылындагы күп функцияле үзәктә эшләп килүче “Мизгел” театр студиясе тамашачылар хозурына язучы Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе буенча спектакль куйды. Тамашачылар арасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да бар иде. Анда Бәрлебашыннан гына түгел, тирә-күрше авыллардан да килгәннәр иде.

Тамашачылар спектакльне яратып карады, чыгышларын алкышларга күмделәр, эштән арып кайтканнан соң, рәхәтләнеп ял иттеләр.

 


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

  Хөрмәтле Ябалак авыл җирлегендә яшәүчеләр.Сезне 2019 елның 13 нче ноябрендә Бәрлебашы авылындагы күп функцияле үзәктә эшләп килүче “Мизгел” театр студиясе, тамашачылар хозурына язучы Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” комедиясе буенча спектаклен ТӘКЪДИМ итӘ.

Спектакль башлана 18: 00 сәгатьтә

Керү бушлай.

    Бүген Кече Кайбыч авылында гомер итүче Мөдәрис Вәгыйз улы Нуруллин үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Хөрмәтле Мөдәрис Вәгыйз улы !!!

   Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, сезгә аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.


9
ноябрь, 2019 ел
шимбә

  Бүген 9 ноябрь көнне Ябалак авыл җирлеге башкарма комитеты Казан шәһәрендә узган Авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.

     Шәһәр халкы иртәнге 6 дан ярминкәгә ашыкты. Биредә сөт, эремчек, корт, камыр ризыклары бәрәнге, суган,кишер  сатып алырга була иде.Барлык товарга да сатып алучылар ихтыяҗ булды, ә ярминкәгә килүчеләр азык-төлекне турыдан-туры җитештерүчеләрдән һәм кулай бәядән сатып алу мөмкинлегеннән бик канәгать калды.


6
ноябрь, 2019 ел
чәршәмбе

       Кече Кайбыч авылында гомер итүче Фәнил hәм Мәдинә Зиннуровлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга,мәхәббәт жимешләре,уллары Бәхтияр доньяга аваз салды.

Нәни улыгызны тигезлектә үстерегез,улыгыз үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле бала булып үссен.
 


3
ноябрь, 2019 ел
якшәмбе

    Бүген Бәрлебаш авылында гомер итүче  Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Сергей Владимирович Лазарев үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

    Хөрмәтле Сергей Владимирович !!!

Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз, һәрвакыт сезнең  хөрмәтле кеше булуыгызны телибез! Сезнең күз алдыгызда бәхет нурлары балкып торсын! Сезгә нык сәламәтлек, дөрес карарлар һәм яхшы кәеф телибез! Кичә хыялланган искиткеч матур хыялларыгыз иртәгә тормышка ашсын!


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

 

Соңгы араларда интернет–ресурсларда иминият булмаган чорларның хезмәт стажына кертелмәве хакында дөрес түгел мәгълүмат таратылуга җавап йөзеннән Татарстан республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе гражданнарның игътибарын тубәндәгеләргә юнәлтә: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча яшь ярымга кадәрге бала тәрбияләгән, хәрби хезмәттә булган, инвалид бала яисә балачактан 1 төркем инвалидны, 80 яшьтән өлкәнрәк әби-бабайларны караган еллар, гражданинның бу чорда эшләмәвенә карамастан, иминият стажына кертелә.

Алай гына да түгел, әлеге периодның һәр елы өчен караучыга аерым бал исәпләнә. Мисал өчен, беренче бала караган өчен – 1,8 балл, икенчесенә – 3,6 балл, өченче һәм дүртенче бала тәрбияләп, өйдә утырган ел өчен – 5,4 балл, чакыру буенча һәрби хезмәтнең һәр елы өчен 1,8 балл кушыла.

Әлеге периодлар стажга керсен өчен  гражданнарның моңа кадәр һәм аннан соң хезмәт стажы булырга тиеш. Аның күпме булуы мөһим түгел. Пенсия билгеләгәндә хезмәт стажын исәпләү тәртибендә бернинди үзгәрешләр юк. Татарстан Республикасында иминият пенсиясе билгеләгәндә иминият булмаган чорларны төшереп калдыру очраклары төркәлмәгән.

Игътибар! 2019 елдан картлык буенча иминият пенсиясенә вакытыннан алда чыгуның яңа мөмкинлеге барлыкка килде. Моның өчен иминият стажының күп булуы зарур: ир-атлар өчен стаж – 42, хатын-кызлар өчен – 37 елдан да ким булмаска тиеш . Әлеге норма пенсия яше җиткәнче ике ел алдан пенсиягә чыгу мөмкинлеге бирә, әмма моның өчен ир-атларга – 60, хатын-кызга – 55 яшь тулган булырга тиеш. Бу очракта стажга бары эшләгән чор һәм вакытлыча эшкә яраксыз булган айлар гына кертелә. Бала үстергән һәм хәрби хезмәттә булган еллар исәпкә алынмый. Әмма бу һәм башка шундый периодлар (мәсәлән, хезмәткә яраксыз затны караган, хәрби хезмәткәр хатынының эшкә урнашырга мөмкинлек булмаган җирдә яшәгән еллар) пенсион баллар белән бәяләнә һәм пенсия күләмен билгеләгәндә иминият стажына кертелә. Шуңа күрә, гражданнарның барлык пенсион хокуклары стаж өчен пенсия билгеләгәндә саклана: аларның кайберләре пенсия билгеләүгә хокукны бәяләгәндә, икенчеләре пенсия күләмен билгеләгәндә исәпкә алына.

«Бары Россия Пенсия фондының рәсми сайтында һәм аның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында урнаштырылган мәгълуматларга гына ышанырга кирәк», - ди Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

  31 октябрь көнне Бәрлебаш авылында яшәүче Нина Владимир кызы Ерамасова үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Фәния Петухова котлады. Ул Нина Владимировнага нык сәламәтлек, озын гомер теләде, шулай ук район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләрен үтәмәгән өчен эш бирүчегә карата административ хокук бозу турында эш кузгатты

Кайбыч районы прокуратурасы элеккеге муниципаль хезмәткәрләрне хезмәт эшчәнлегенә җәлеп иткәндә коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында «Гөбенә агрофирмасы»җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә коррупциягә каршы законнарны бозу очраклары ачыкланды.

Тикшерү барышында ачыкланганча, агымдагы елның февраль аенда әлеге җәмгыятьнең техника куркынычсызлыгы буенча склад мөдире һәм инженер вазыйфасына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге баш белгече вазыйфасында эшләгән хезмәткәр кабул ителгән, ул аннан 2017 елның июнь ахырында эштән чыгарылган.

Муниципаль хезмәттә ул биләгән вазыйфа коррупция куркынычы булган вазыйфаларга карый.

Тикшерү барышында ачыкланганча, әлеге җәмгыять директорының элек муниципаль хезмәт вазыйфасын биләгән зат белән хезмәт килешүе төзегәндә, гамәлдәге закон таләпләрен бозып, муниципаль хезмәткәрнең эш бирүчесенә, ягъни Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетына мондый килешү төзү турында ун көн эчендә хәбәр итмәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Гөбенә «агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры карата РФ КоАП 19.29 ст. буенча административ хокук бозу турында эш кузгатылды («коррупциягә каршы көрәш турында» Федераль законда каралган таләпләрне бозып, РФ норматив хокукый актларында билгеләнгән исемлеккә кертелгән вазыйфаны биләгән элеккеге муниципаль хезмәткәрне хезмәткә җәлеп итү), аны, асылда, карау өчен, Татарстан Республикасы Кайбыч суд районы буенча 1 нче суд участогының җәмәгать судына җибәрелде.

Прокурор реакциясе акты карау стадиясендә.

Кайбыч районы прокуратурасы


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Арслан авылында яшәүче бер ир-ат законсыз рәвештә наркотик матдәләр сатып алган, җитештергән һәм саклаган өчен шактый күләмдә хөкем ителгән.

Кайбыч районы прокуратурасы РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда гаепләнүче 44 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд тарафыннан 2019 елның 15 августында хөкем ителүченең шәхси куллану өчен законсыз рәвештә мәк үсемлекләре һәм кыргый киндер яфрагы җыеп, законсыз рәвештә алынган массадан 77 граммлы «марихаун» наркотик чарасын әзерләве ачыкланган.

2019 елның 23 августында күрсәтелгән наркотик чараларны полиция хезмәткәрләре аның яшәү урыны буенча ТР Кайбыч районының Арсланово авылында тартып алды.

Ир үз гамәлләре белән РФ ҖК 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять – наркотик матдәләр сату максатыннан башка гына законсыз рәвештә сатып алу, җитештерү, саклау.

Суд утырышында хөкем ителүче гаебен тулысынча таныды.

Кайбыч район судының 2019 елның 29 октябрендәге карары белән ул РФ Җинаять Кодексының 228 маддәсенең 1 өлеше буенча 1 елга сынау срогы белән шартлы рәвештә 1 елга 2 айга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Хөкем ителүчегә наркоманиядән дәвалау бурычы йөкләнә.

Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Кайбыч районы прокуратурасы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International