ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2019 ел
җомга

      3 октябрьдә Морза Бәрлебаш мәчетендә Өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыны оештырылды. Район башлыгы исеменнән котларга район башлыгы урынбасары Хәялиев Рәмис Рафис улы да килде. Бәйрәм табынында котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.  

        Үткәрелгән чара һәм спонсорлык ярдәме өчен Сәлахетдинова Гөлшат Мингали кызына рәхмәт сүзләре җиткерәбез.


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    2 октябрь көнне  Кече Кайбыч башлангыч мәктәбендә Өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыны оештырылды. Өлкәннәре тәбрикләргә  Кайбыч муниципаль район башлыгы исеменнән район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы да килде. Бәйрәм табыны артында котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

       Өлкәннәр мондый матур бәйрәмгә бик шат иде, чөнки әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз өчен безнең хөрмәтебез, кайгыртучанлыгыбыз, игътибарыбыз һәм мәрхәмәтебездән дә мөһимрәк нәрсә юк.

 Октябрьнең беренче көннәрендә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әверелде.

    Өлкәннәр көне-ул Безнең кадерле кешеләребезнең якты һәм игелекле бәйрәме, анда без әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның аерым игътибар үзәгендә торабыз.

  2 октябрь көнне Ябалак мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан чәй табыны оештырылды. Өлкәннәрне котларга Кайбыч муниципаль район башлыгы исеменнән тәбрикләргә район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Петухова Фәния Фәрит кызы да килде. Бәйрәм табыны артында котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады.

Өлкәннәр мондый матур бәйрәмгә бик шат иде, чөнки әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз өчен безнең хөрмәтебез, кайгыртучанлыгыбыз, игътибарыбыз һәм мәрхәмәтебездән дә мөһимрәк нәрсә юк.
 


1
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

   Өлкән буын кешеләренең бәйрәме 1 нче октябрьгә туры килүе тирән мәгънәгә ия, чөнки пенсия яше – тормышыбызның «алтын көзе». Ихтирам белән өлкәннәр көне белән барлык кадерле бабаларыбыз һәм әбиләребез! Кадерлеләбез, сезгә ныклы саулык, бехетле озын гомер телибез.

   Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 1 октябрьдэ Өлкәннәр декадасы уңаеннан пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча  кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнарга пенсия билгеләү, индексацияләү, яңадан исәпләү һәм түләү буенча кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

     29 сентябрь көнне район үзәгендә Өлкәннәр декадасы кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды, әлеге ярминкәдә Ябалак авыл җирлеге башкарма комитеты да катнашты.Монда сөт, эремчек, төрле яшелчә, һ. б. сатып алырга мөмкин иде.   

   Гадәттә, ярминкәдә бәяләр кибетләрдән шактый түбән иде. Шуңа товарлар да үз сатып алучыларын тиз тапты.


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

  Иртәгә 2019 елның 28 сентябренә Татарстан Республикасы буенча һава торышы фаразы:

Аязучан болытлы һава.

Яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшемнәр, көндез урыны белән.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +3..-1º.

Көндез максималь һава температурасы +3..+8º.

2019 елның 2 октябрендә "Бердәм РОССИЯ" партиясенең Кайбыч җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә Россия юристлары Ассоциациясе белән берлектә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәреләчәк. Консультацияләрне суд приставлары, адвокатлар, нотариуслар, Пенсия фонды һәм техник мәгълүмат бюросы белгечләре үткәрәчәк.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль льготниклар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, элек соцпакет алуга гариза бирелгән булса, яңа гариза таләп ителми.

Социаль хезмәтләр җыелмасы рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;

• төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;

•  шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль льготникларга ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе   идарәчесе Эдуард Вафин.


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

   Бүген Ябалак авылында гомер итүче Фрадия Якут кызы Кузьмина  үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Фрадия Якут кызы!

Сезне  олы бәйрәмегез — 60 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлы­гы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба­лаларыгызың һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез!
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International